news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Минзәләдә кыз бала энесенә пычак кадап үтергәннән соң, җинаять эше ачылды

news_top

Кичә Минзәләдә 11 яшьлек кыз абыйсына, әбисенә һәм апасына пычак белән һөҗүм иткән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Малай үлә, әбисе авыр хәлдә. Билгеләп үтелгәнчә, кыз телефонында уен уйнап утырган, абыйсы аңа кисәтү ясаган. Кисәткән өчен, ул аңа пычак белән һөҗүм иткән.

«Үтерү» һәм «Ике кешене үтерергә маташу» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин, Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Солтановка җинаять эшен тикшерүнең барышы турында доклад тәкъдим итәргә кушкан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар