Тәкермән авылы янында өч баланы бәрдереп үтергән хатын-кызга хөкем карары чыгарылды
Минзәлә янында 3 яшүсмерне бәрдереп үтергән хатын-кыз 3 ел гомерен колония-поселениедә уздырачак. Аңа карата шундый хөкем карары чыкты.
36 яшьлек хатын-кыз «Тойота Камри» машинасында булган. Югары Тәкермән һәм Түбән Тәкермән авыллары арасында ул идарәне югалткан һәм юл кырыена чыгып киткән. Шушы урында юл кырыннан 5 бала барган. Аларның өчесенең: 9, 10 һәм 13 яшьләрдәгеләренең гомере өзелде. Җинаятьтә гаепләнгән хатын-кыз – һәлак булган 2 малайның туганнан туган апасы да әле.
Фаҗига быел 28 апрельдә кичке 8ләр тирәсендә Югары Тәкермән һәм Түбән (Тауасты) Тәкермән авыллары арасында булды. Рәсми исеме Тауасты Тәкермәне булса да, минзәләлеләр телендә ул – Түбән Тәкермән. Ике авыл арасы 1 генә километр. Шушында 5 бала – 3 малай һәм 2 кызның Түбән Тәкермәнгә өйләренә кайтып барышы булган. Аларның өчесе һәлакәт урынында ук җан биргән. Ике кызга зыян килмәгән.
«Саматымны Аллаһы Тәгалә алды, аңа хәзер анда рәхәт… Ә менә безгә, калганнарга ничек яшәргә... Улыбыз безнең бөтен дөньябызны тутырып торган икән», – дип сөйләгән иде «Интертат»ка 13 яшьлек улын юл фаҗигасендә югалткан Рамилә Шәрәфиева.