Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәлә хуҗабикәсеннән кулич рецепты

news_top_970_100
Минзәлә хуҗабикәсеннән кулич рецепты
Тәския Вәгыйзова

Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан кулич рецептын тәкъдим итәбез. Куличлар бик матур, тәмле булды, коры түгел, дип язган социаль челтәрдә Тәския ханым.

Камыр өчен: 3 стакан җылы сөт, 200 г атланмай, 5-6 аш кашыгы сыек май, 6 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2 чәркә коньяк (салмасагыз да була), 2 кап ванилин, 500 г он, 100 г чүпрә, 2 әфлисун кабыгы, 350 г йөзем җимеше.

Бизәү өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы, кондитер бизәкләре, әфлисун кабыгы.

Башта сыек камыр (опара) ясарга кирәк: 1 стакан сөт, берничә кашык шикәр комы, чүпрә, берничә кашык он. Икенче савытка калган җылы сөт, эретелгән атланмай, йомырка, шикәр комы, ванилин, тоз салып болгатырга. Сыек камыр кабаргач, ике савыттагы катнашманы бергә кушып кабарырга куярга. Ике тапкыр кабартып төшергәч, йөзем салырга. Кулга сыек май сөртеп, камырны савытларга салырга, сүрән мичкә куярга, кабару процессы беткәч, газны арттырырга.

Куличлар суынгач бизәргә мөмкин. Йомырка агы белән шикәр комын болгатып ягарга, кондитер бизәкләре сибәргә, әфлисун кабыгын уарга.

Бу рецепт буенча олы 6-7 кулич чыга.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100