Татарстанның Минзәлә районында фаҗига булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, Бикбау авылы янында балык тотканда 64 яшьлек ир-ат батып үлгән.
Ир-ат ярдан суга егылып төшкән. Коткаручылар аның мәетен ярдан ике метр ераклыкта, бер метр тирәнлектән чыгарган.
Мәрхүмнең мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.