Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәлә районында өч баланы бәрдереп үтергән хатынга өй аресты билгеләгәннәр

news_top_970_100

28 апрельдә Татарстанның Минзәлә районында булган юл һәлакәтен тикшерү эше дәвам итә. Авариядә Чаллыдан 3 үсмер малай һәлак булды. Юл-транспорт һәлакәте буенча «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, икедән күбрәк кеше үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

«Toyota Camry» машинасын йөртүче, Чаллыда яшәүче 36 яшьлек хатын-кызга гаепләү билгеләнде. Билгеле булганча, аның машина йөртү стажы 7 ел. Газетага үз чыганакларыннан билгеле булганча, суд аңа өй аресты билгеләгән.

Искәртеп үтик, авария 28 апрельдә, кичке 8ләр тирәсендә Югары һәм Түбән Тәкермән авыллары арасында булды. «Toyota Camry» машинасы йөртүчесе юл читеннән барган 3 үсмер малайны бәрдерде. 8, 9 һәм 13 яшьлек малайлар «ашыгыч ярдәм» килгәнче үк фаҗига урынында үлде. Авыл зиратына аларның өчесен янәшә җирләгәннәр.

Һәлак булган малайларның берсе – машина йөртүче хатын-кызның туганнан туган энесе. Калган ике малай – туганнан туганнар.

Яшүсмерләр ялларга әби-бабаларына Югары Тәкермән авылына кайткан. Балаларның бәрдергән хатынның да шул ук көнне шул ук авылга әбисе янына кайтып барышы була. Якынча мәгълүматлар буенча, машина йөртүче хатын идарәне югалткан, куркынычсыз тизлек сайлый алмаган.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Андрей Бастрыкин тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итүне таләп итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100