Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәлә егете пленнан кайткан

news_top_970_100
Минзәлә егете пленнан кайткан

Кичә, 31 гыйнварда, Россия белән Украина ягы әсирләр алмашты. Ике яктан да 195 хәрби үз иленә тапшырылды. Украина белән әсирләр алмашуның соңгы исемлегендә Татарстан Республикасы Минзәлә районының Коноваловка авылы егет Игорь Пучков та булган.

Минзәлә районы газетасы хәбәрчесе әсирлектә булган Игорьның әнисе Венера ханым белән элемтәгә кергән. Ул авыл мәктәбендә укытучы булып эшли.

Улым белән телефоннан сөйләштек. Җәрәхәтләре бар, шуңа күрә башта хастаханәдә ятачак. Аннары, Алла бирсә, ялга кайтыр дип көтәбез, – дигән Венера Пучкова.

Әсирлеккә төшкән хәрбиләрне 192гә 192 схемасы буенча алмашу 24 гыйнварда Белгородта булырга тиеш иде. Шул көнне Оренбургтан Белгород өлкәсенә Украина хәрби әсирләрен алып килгән Ил-76 хәрби-транспорт самолетын бәреп төшерү сәбәпле, алмашу булмый калды.

Россия Оборона министрлыгы «очкычны Украина хәрбиләре бәреп төшергән» дип белдерде. Нәтиҗәдә, Украина ягына бирелергә тиешле 65 әсир, аларны озатып баручы 3 кеше һәм 6 экипаж әгъзасы һәлак булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100