Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәлә районында 28 яшьлек ир-ат әтисен үтергәнче кыйнап ташлаган

Исерек кеше белән сөйләшмәгез һәм бәхәсләшмәгез., дип кисәтә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.

news_top_970_100
Минзәлә районында 28 яшьлек ир-ат әтисен үтергәнче кыйнап ташлаган
https://pixabay.com/

Минзәлә районының Коноваловка авылында яшәүче 28 яшьлек ир-ат әтисен кыйнап үтергән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат беркайда да эшләми, моңа кадәр хөкем ителгән. Ул 61 яшьлек әтисе белән спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Бераздан ир-атлар талаша башлый. Яшьрәк ир-ат олырагын кыйный. Шуннан соң ата кеше урында ук җан бирә.

Әтисен үтергән ир-атны тоткарлаганнар. Аңа карата җинаять эше ачылган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: исерек хәлдәге теләсә-кайсы кеше агрессор булырга мөмкин икәнен истә тотыгыз, аның кәефе бик тиз үзгәрә, ул адекват түгел, үзен контрольдә тота алмый. Беркайчан да исерек кеше белән сөйләшергә тырышмагыз, бәхәсләшмәгез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100