Минзәлә хатыны үзенә интим тәкъдим иткән ирне чәнчеп үтергән
30 яшьлек хатынны алты елга колониягә озатканнар.
Минзәлдә бер ир-ат таныш хатынына интим тәкъдим иткән. Шул сүзләре өчен бу ир гомере белән хушлашкан. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.
15 июль кичендә бу ир белән хатын ирнең фатирында спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Ир-ат хатынга интим тәкъдим итә. Шул сүзләр өчен җәнҗал чыга. Бик нык ачуы чыккан хатын пычак алып ир-атның күкрәгенә кадый. Ир шунда ук үлә.
30 яшьлек хатынны үтерүдә гаепле дип табалар һәм алты елга колониягә озаталар диелгән әлеге хәбәрдә.