news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Минзәләдә парашютчылар утырган самолет егылып төшкән - 19 кеше һәлак

L-410 самолеты күтәрелеп китүгә үк радарлардан югала.

news_top
Минзәләдә парашютчылар утырган самолет егылып төшкән - 19 кеше һәлак

Минзәләдә парашютчылар утырган L410 самолеты егылып төшкән. Анда 22 парашютчы булган, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Самолет күтәрелеп китүгә үк радарлардан югала.

112 хәбәр итүенчә, 19 кеше һәлак, 3 кеше тән җәрәхәтләре алган. Самолетның очучылары вафат. Исән калучылар - пассажирлар.

Лайф җиде кеше исән калган дип хәбәр итә.

Фаҗиганең ике сәбәбе карала - очучы хатасы һәм самолетка күп кеше утыру.

Фаҗига булган урынга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. 11 октябрь Татарстанда мәтам көне дип игълан ителде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар