Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәләдә бер ир хатынын буып үтергән һәм баласын мәет янында калдырып киткән

33 яшьлек ир-ат гаебен башкаларга сылтамакчы була, тик аннары барысын да сөйләп бирә.

news_top_970_100

Татарстанда яшәүче ир-ат хатынын буып үтерә. Бу вакытта өйдә нәни бала да була. Ир хатынның мәетен бала янында калдырып чыгып китә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 6 апрельдә Минзәлә шәһәрендә 33 яшьлек ир-ат 43 яшьлек хатыны белән талаша. Хатын ирен эчеп йөргән өчен битәрли. Шуннан соң ирнең ачуы чыга. Ул хатынын буып үтерә.

Хатынны үтергәч, ир-ат 9 яшьлек улын хатынының мәете янында калдыра. Үзе тагын эчәргә чыгып китә. 

Җинаятьчене ике көннән соң гына тоткарлыйлар. Башта ул гаебен башкаларга сылтамакчы була. Ләкин соңрак барасын да сөйләп бирә.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100