Минтимер Шәймиевнең шәхси фотографы Михаил Козловский вафат
Узган төндә 64нче яшендә авырудан соң танылган фоторәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловский вафат булды.
Михаил Козловский белән хушлашу 22 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Актерлар йортында - Щапов урамындагы 37нче йортта була.
2014 елда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган фоторәссам Михаил Козловскийга дәүләт бүләген – “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырган иде.
Массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткән һәм дәүләт хакимияте органнарында күп еллар дәвамында нәтиҗәле эшчәнлек өчен, М.Козловскийны “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләү турында Указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган.
Михаил Козловский 1992 нче елдан Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә эшли. Моңа кадәр 10 елдан артык “Советская Татария”, “Вечерняя Казань” һәм “Известия Татарстана” газеталарында фотохәбәрче булган.
Ул Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы булган, аның фотоархивын ясаган фоторәссам.