Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минтимер Шәймиев: Россиядә Ислам академиясен Болгарда оештыру тарихи яктан да, гамәли яктан да дөрес

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Минтимер Шәймиев: Россиядә Ислам академиясен Болгарда оештыру тарихи яктан да, гамәли яктан да дөрес

- Әңгәмәбезне Болгар Ислам академиясе төзелү турында сөйләшүдән башлыйсы килә, чөнки бу - тарихи вакыйга. Сез әлеге академиянең эшчәнлеген ничек күзаллыйсыз, аңа нинди өметләр баглыйсыз, аның татар халкын, татар милләтен үстерүдә, динне алып баруда тоткан урыны нинди булачак?

- Дөресен генә әйткәндә, күп еллар республика җитәкчелеге ислам дини белеме мәсьәләсенә тиешле дәрәҗәдә игътибар итә алмады, чөнки илдә сәяси шартлар башка иде. Без эшләгән вакыт күбесенчә үзгәртеп кору чорына туры килде, проблемалар җитәрлек иде һәм шунысын әйтергә кирәк: без ул елларда ислам дине мәсьәләләренә төшенә генә башладык. Президентлыктан киткәч, гомер буе күңелгә тынычлык бирмәгән хыялларны тормышка ашыруда миңа теләктәшлек күрсәткән Владимир Владимирович Путинга, мин киткәннән соң сайлап куелган Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт әйтәсем килә. Күпме еллар дәрәҗәле урыннарда, халык белән эшләгәннән соң, фән һәм тарихыбыз белән шөгыльләнү, тарихи истәлекләрне торгызу, инде менә бүгенге көндә Ислам академиясе төзү насыйп булуына мин шатланып бетә алмыйм. Болгарны торгызу мәсьәләсендә галимнәребез, архитекторларыбыз, археологлар, геологлар белән бергәләп күп эш эшләнә. Мин эштән киткәнемне ничектер сизми дә калдым дип әйтер идем. Шулчаклы кереп кителде тарихи мирасыбызны тергезү эшенә.


 Чыннан да, күп эшлибез дип әйтергә була, чөнки, ЮНЕСКО белән тыгыз элемтәдә булгач, дөньяда ниләр һәм нинди кагыйдәләр буенча эшләнгәнен беләбез. Безнең белгечләребез иң катлаулы эшләрне дә башкарырга әзер. Фонд каршында оештырылган Белгечләр советы башкарылачак һәр эшнең дөреслеген тикшереп тора. Болгарны торгыза башлагач, безне тәнкыйтьләүчеләр дә булды. ЮНЕСКОдан килгән экспертлар да башта: “Яңа мәчет, зур Коръән өчен яңа бина төзеп куйгансыз”, - дип әйттеләр. “922 елда ислам дине кабул ителгән изге җирдә Коръән, намаз укырга урын булмаска тиешмени?” – дип аңлаттык.

Дөресен генә әйткәндә, безнең җирлектә елына алты ай кыш бит. ЮНЕСКО  белгечләре салкынрак вакытта килгәч, моңа ныграк ышандырыр өчен мин аларга: “Намаз вакыты җитте, әйдәгез, намаз укыйк”, - дип әйттем. “Ә кайда укырга соң?” - дип гаҗәпләнеп карадылар миңа. “Сез үзегез әгәр дә тарихи мәчетләрнең нигезләре генә калып, проектлары, күренешләре сакланмаган икән, аларны торгыза алмыйбыз дидегез бит”, - дим. Әйе, шундый кагыйдәләр бар, әмма мөселманннарга, һава торышына карамастан, биш вакыт намазны да укырга кирәк. Ак мәчетне шуңа төзеп куйдык лабаса.  Белгечләр моны аңлады.

Хәзерге вакытта дөньяда “Карлы ислам” (“Ислам на снегу”) дигән төшенчә кулланыла башлады. Ул безнең җирлектә, кар ява торган салкын төбәктәге исламны күздә тота. Гарәп илләрендә һәрвакыт җәй, хәзерге заманда анда әле кондиционер астында утырып була. Ә бездә бит үзегез күреп торасыз: кыска гына җәй эчендә икмәкне чәчәргә дә, үстерергә дә кирәк; печәнен дә, мал азыгы да әзерләп өлгерергә, уңышын да үстереп алырга кирәк. Әле кайвакыт шул айларга ураза да туры килә. Мәсәлән, узган ел һәм быел шулай туры килә, шул вакытта бер тамчы су да эчмичә эшләп карагыз. Безнең ата-бабалар, әти-әниләр шундый шартларда эшләгәннәр, яшәгәннәр. Безнең авылда да, әниләрнең сөйләүләренә караганда, кешеләр урак өстендә аңнарын югалтып егыла торган булганнар. Шуңа түзәргә кирәк бит, урагын да урырга, печәнен дә әзерләргә. Болгарга килүче чит ил белгечләре шундый җирләр дә бар икәнен акрынлап аңлыйлар. 

Шуны да әйтәсем килә: Болгар дәүләтендә ислам дине ирекле рәвештә кабул ителгән. Бу - бик мөһим. Мәсәлән, Дербентта ул безгә караганда алданрак кабул ителгән, ләкин анда ул гарәпләр яулап алганнан соң, мәҗбүри рәвештә кертелгән, күп каршылыклар аша узган. 

Мин академия булдыруны ни өчен хәзерге вакытта бик әһәмиятле дип саныйм? Ислам динен кабул иткән чорда, 922 елда, Болгар җирендә болгарлар гына түгел, башка халыклар да яшәгән. Әрмәннәр, башка милләтләр яшәгәнен беләбез. Шуңа да Идел буенда, Уралда,  Себердә, соңрак Алтын Урдада да ислам дине кабул ителгән. Кырыс климат, янәшәдә күп милләтләр яшәве динебезнең бүген дә актуаль үзенчәлекләре – диннәргә тигез караш, сабырлык кебек кагыйдәләре урнашуга ярдәм иткәндер, мөгаен. Ул бит бүген генә уйлап чыгарылган әйбер түгел, элек-электән формалашып килгән. Ислам дине безгә килеп җиткәч, монда күпмилләтле халык булуын, аларның бер-берсенә дошман булмавын исәпкә алган яшәү рәвеше хасил булган. Без бу үзенчәлекләрнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын хәзер ныграк аңлап-сизеп торабыз.

Бүген Россия җирлегендә ислам динен укыту системасы юк. Православие буенча, яхшымы – начармы, система сакланган. Анда да җитешсезлекләр бар, чөнки җитмеш ел атеизмлы җәмгыятьтә яшәргә тырышкан буын бар, ул бер кешенең гомере дигән сүз. Ул чорда безне диннән аерырга маташулар, социализм, коммунизм фикере генә булырга тиеш дип, аны кеше аңына сеңдерүләр булды. Хәзер исә технологияләр аркасында мәгълүмат алмашу, аралашу мөмкинлекләре барлыкка килде. Дөнья барыбызга да ачылды. Хәзер без ислам динендә нинди агымнар, нинди төшенчәләр, нинди кагыйдәләр барын күреп торабыз. Чагыштырабыз. Ниндидер сәбәпләр аркасында кагыйдәләр бер-берсеннән аерыла. Россия җирлегендә тыныч, тату күпмилләтле ил шартларында яшәүне тәэмин итүгә корылган белем системасы булырга тиеш. Шул вакытта гына без ислам динендәге чит-ят экстремистлык агымнарына, террорчылыкка каршы тора алачакбыз.

Тагын шуны да әйтергә кирәк, татарлар тормышында, тарихыбызда нинди генә авыр чорлар булмады. Соңрак, XVII-XVIII гасырларда миссионерлар безне динебездән аерырга тырышканнар. Шуңа күрә ул гасырларда безнең үзебездә фән үсүе, халыкның белемле булуы, Казанда университет ачылу ислам динен тирәнтен белә торган дәрәҗәле галимнәрнең барлыкка килүенә китергән. Без “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен һәм башка күренекле уку йортларын беләбез. Татар ислам дине галимнәре бөтен дөньяга танылган: Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев, Ризаэтдин Фәхретдин, Садри Максуди, Йосыф Акчура һәм башкалар. Әйтик, Коръәнне күпләп чыгару Петербургта башланган булса, күп тә үтми ул Казанга тапшырылган һәм басма Коръәннәр дөньяга нәкъ менә Казаннан тарала башлаган.Шул рәвешчә, ислам динен өйрәнүче галимнәребезнең хезмәте, мәдрәсә дәрәҗәсендәге уку йортларының булуы, башка мәдрәсәләр белән элемтәләр бу эшкә зур этәргеч бирә.

Сүз дә юк, Ислам академиясен зур шәһәрдә - Казанда төзү, бәлки кайбер оештыру мәсьәләләрен җиңеләйтер иде. Ләкин аның тарихи нигезе - Болгарда. Болгар галиме Ягкуб ибне Ногман инде 1080 елда ук шушы җирлектә “Дар – әл - Голум”, ягъни Гыйлем йорты, безнеңчә әйткәндә, университет ачкан. Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.с.) үз хәдисләрендә исламда белемнең, белемгә омтылышның әһәмияте турында әйткән. “Галим, йә белем алучы, йә галимнәр сүзенә колак салучы, йә аларга мәхәббәт итүче бул, әмма бишенчесе булма – һәлак булырсың”. Болгарлар бу хәдискә һәрвакыт тугры булган. Болгар дәүләтендә фән, мәдәният, сәнгать, медицина, шулай ук дини тәгълимат шактый югары үсешкә ирешкән. Бу - җиңел эш түгел, халыкны шуңа ышандырырга, Коръән сүрәләрен, башка дини төшенчәләрне, аларның мәгънәсен җиткерү рәвеше турында уйларга кирәк.

Бүгенге көндә Россиядә ислам динен өйрәнү буенча белем системасының булмавын аяныч хәл дип әйтер идем. Омтылыш бар, әйтик, Диния нәзарәтләре, үз мөмкинлекләреннән чыгып, укытуны оештырырга тырышалар. Мәдрәсәләр бар, Казанда Россия ислам институты эшли. Әмма башлангыч белемнән алып югары - академик белемгә кадәр җитүче система, югары академия юк.  Ә ул бик кирәк, ансыз булмый.

Хәзерге вакытта ислам динендә төрле агымнар бик күп, аларның кайсысыдыр безнең тормышыбызга, чынбарлыгыбызга, яшәү рәвешебезгә туры килә, еш кына бөтенләй туры килми. Ислам диненең Россия чынбарлыгына туры килә торган кагыйдәләрен эшләү, тормышка ашыру шартларын без үзебез тудырырга тиеш. Хәнәфи мәзһәбе, җәдитчелек халыкның күңеленә хуш килә, аларны алга сөрергә кирәк. Безнең җиребездә күп милләт вәкилләре яши, аларның үз диннәре бар, шуңа күрә безгә Россия шартларында уңышлы эшләрлек ислам белеме системасын барлыкка китерү зарур. Ислам динен тирәнтен өйрәнеп, үзебезгә яраклы, безне канәгатьләндерә торган кагыйдәләр белән яшәүне тәэмин итәргә кирәк.

Моннан берничә ел элек Владимир Владимирович Путин Уфада милләтара, динара мөнәсәбәтләргә багышланган киңәшмәдә безгә Россиядә Ислам академиясе булдырырга кирәк дигән иде. Без академия Татарстанда булырга тиеш дигән фикергә килдек. Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бу фикергә кушылды һәм бүгенге көндә алар - Болгар Ислам академиясен оештыручылар. Әйтергә кирәк, аны башка җирдә булдырырга омтылучылар да бар иде. Ләкин Болгарда, Россия җирлегендә - ислам дине беренче мәртәбә кабул ителгән урында оештыру тарихи яктан да, гамәли яктан да кулай һәм дөрес дип саныйм. Без аның җиңел булмаячагын аңлыйбыз, шуңа да карамастан, хәрәкәттә - бәрәкәт дибез. Үтәсе юлыбыз бик катлаулы дип әйтер идем. Шушы системаны безнең шартларда барлыкка китерү - безнең изге бурычыбыз. Бөтен Россия мөселманнары иң югары белем алырлык абруйлы академия Болгарда булырга тиеш.

Без тарихи мирасны торгызу проектларын татар халкы, бездә яши торган башка халыкларның мәнфәгатьләрен, аларның нинди диндә булуларын исәпкә алып эш итәбез. Халык безнең эшләрне хуплый. Чөнки без Болгар белән беррәттән Зөя утрау-шәһәрен дә торгызабыз. Зөянең тарихы катлаулы. Без моны аңлап эш итәбез. Ватаныбыз уртак, безнең җирдә башка милләтләр, башка дин вәкилләре, христианнар яши икән, аларның биредә нинди гаебе бар? Алар шулай ук эшлиләр, шулай ук салымнар түлиләр. Ничәмә-ничә гасыр янәшә тормыш итәбез, күпме уртак гаиләләр бар. Бу, дөресен генә әйткәндә, бәхәсләшә торган тема түгел. Рухиятебезне баетып, дус-тату, матур итеп, тыныч күңел белән яшәү өчен һәр кешегә шартлар тудырырга кирәк. Бу сүздән куркырга кирәкми. Мин аны һәрвакыт әйтәм: бәхет – күңел тынычылыгы ул. 

Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов 2015 елның 4 ноябрендә бер үк вакытта Болгар Ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы чиркәвен торгызу турында указга кул куйды. Мондый проектларны бездә яши торган халыкларны  канәгатьләндерерлек, күңелләренә хуш килерлек итеп гамәлләштерәсебез килә.

Уйлап кына карагыз - узган елның 21 маенда без академиянең нигезенә киләчәк буыннар өчен хат язылган капсула салып, эшкә тотынган идек. Бары тик бер ел эчендә Ислам академиясен төзү эшләрен инде тәмамлап киләбез. Быел 20 майда булачак Изге Болгар җыенына килгәч, барыгыз да күрерсез, карарсыз. Аллаһ боерса, быел 1 сентябрьдә беренче уку елын башлап җибәрү ниятләнә.

Академия төзелешен башлап җибәргәндә шактый уйландык һәм башыбызга шундый фикер килде: Болгар Ислам академиясе Ак мәчет белән бербөтен комплекс тәшкил итәчәк. Россия тарихында бердәнбер, югары дәрәҗәле академия барлыкка килә икән, аңа тиң дәрәҗәле мәчете дә булырга тиеш.  Ак мәчеттә зур бәйрәмнәр уза. Пәйгамбәрнең туган көнен инде дүрт мәртәбә уздырдык. Академия шәкертләренә һәр җомга Ак мәчеттә дога кылу мөмкинлеге бирү карала. Академия биналарында шәкертләргә дә, остазларга да уку, эшләү һәм яшәү өчен барлык шартлар тудырылган.

Без академияне төзеп бетереп тапшырабыз, аны оештыручылар - Уфадагы Үзәк Диния нәзарәте, Татарстан Диния нәзарәте, Мәскәүдәге Россия Диния нәзарәте, аларның вәкилләреннән торган оештыручылар советы дөньякүләм тәҗрибәләрне кулланып, академиядә уку барышын оештыра, уку-укыту мәсьәләләрен хәл итә. Белгәнегезчә, Рөстәм Нургалиевич бу мәсьәлә буенча киңәшче-ярдәмче итеп Камил Исхаковны билгеләде. Ул гыйлемле гаиләдә үскән бала, әтисе – мулла, рухи байлыкның чыганагы – гаилә, ул балага ата-анадан сеңеп кала.

Мәскәү Кремле белән дә эш бара. Илдә бердәнбер академия булгач, алар белән дә күп мәсьәләне аңлашып эшләргә, җайга салырга тырышабыз. Җиңел эшләнә дип булмый, шул ук вакытта, әйтәсем килә, үзәктә дә аңлау бар, үзебездә дә омтылыш зур. Күңел шулай уйлаганга микән, Болгарда эшләр җиңел бара кебек тоела. Ак мәчет биналарын Аллаһы Тәгалә үзе төшереп биргән кебек. Чынлап әйтәм, башкарылган һәрбер эш күңелгә ята.

Мөгаллимнәр мәсьәләсенә килгәндә исә, без болай хәл иттек: әгәр дә читтән укытучылар чакырасы була икән, кайсылары безгә туры килә, кайсылары туры килми - моны галимнәр өйрәнә. Бернинди бәхәс чыгарга тиеш түгел. Тагын бер мөһим бурыч – академия каршында абруйлы, гыйлемле дин белгечләреннән Голәмәләр шурасы оештыру. Ул ислам дине мәсьәләләренә кагылган барлык сорауларга җавап бирергә сәләтле оешма булырга тиеш.  Болгар җирлегендә югары дәрәҗәдәге Кол Гали кунакханәсе төзелеше тәмамланып килә. Ак мәчет янында Икмәк музее ачылган иде, анда ресторан да бар. Алла боерса, киләчәктә аны хәләл ресторан итәргә ниятләдек. Тормышка ашырасы әнә шундый эшләребез бар әле.

Бик күп эш башкарылды, хәйриячеләргә, үзебезнең ватандашларга рәхмәтебез зур. Россия эшмәкәрләре бик күп ярдәм итә. Ак мәчетне, Ислам академиясен салуда иң зур инвесторларның берсе – Алишер Усманов. «ТАИФ»ның ярдәмен дә аеруча билгеләп үтәр идем. Аларның катнашы гаять зур. “Татнефть” һәм башка күп кенә компанияләр бу зур эшләрдә хәлиткеч роль уйный. Шуңа күрә тиз эшләнә дә. Рәхмәттән башка сүзем юк, шатланып эшләргә генә кирәк.

Сез беләсез, “Яңарыш” Фонды үзенең Хәйриячеләр китабын булдырды, безгә ярдәм иткән һәрбер хәйрияченең исеме шунда мәңгелеккә язылып кала. Кемнең күпме акча биргәне мөһим түгел, кемгәдер йөз сум да акча, кемдер миллион сум да бирә ала. 

- Минтимер Шәрипович, алдыбызда зур вакыйга – татар ханнарының җәсәдләрен җирләү тора. Милли үсешнең дәрәҗәсе халыкның үз тарихына мөнәсәбәтеннән, җитәкчеләренә ихтирамыннан гыйбарәт. Татар ханнарының 1970 елларда ук табылган җәсәдләре озак еллар җирләнмәде. Элегрәк Сез бу хакта уйлаган идегезме, яки аңа вакыт җитмәдеме, яисә, сәяси яктан карасак, аларны күмәргә бүген генә вакыт җиттеме? Эчтәлеге бик тирән бит бу вакыйганың, Сез аны ничек күзаллыйсыз?

- Үзгәртеп кору еллары башлангач, бәлки бу проектка тиешенчә әһәмият бирмәгәнбездер дә. Кемне дә булса гаепләп әйтәсем килми, ихтимал, бу мәсьәләне, мәгънәсен аңлатып, сез әйткәнчә, тиешле дәрәҗәдә - кискен итеп куючы да булмагандыр. 1970 елларда, аннан соң Казанның 1000 еллыгы алдыннан Казан Кремлен ныклап өйрәнә башлагач, Сөембикә манарасы тирәсендә мавзолей, корылмаларны тапканнан соң күтәрелгән мәсьәлә ул. Фәнни тикшеренү эшләре бик күп вакыт таләп итте. Без данлыклы галимнәр Альфред Халиковка, Фаяз Хуҗинга, аларның шәкертләренә, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтына, археология институтына һәм КФУ галимнәренә бик рәхмәтле булырга тиеш.

Чыннан да, бу изге эшнең вакыты килеп җитте. Кеше якты дөньядан китә икән, ул җир куенына иңдерелергә тиеш. Бәлки, матур итеп мавзолей-төрбә төзергә кирәктер дигән тәкъдим булды. Ленин мавзолее кебек корылма турында сүз бармый. Төрбә эчендә каберләре булырга тиеш. Табигый ташлардан, ишелмәслек итеп ләхет ясап, безнең җирлектәге гадәтләрне исәпкә алып җирләү күңелебезгә хуш киләчәк. Ханнар каберләрен өстән карау мөмкинлеге бар, бу – тарихи истәлек дигән сүз.
Ханнарыбызның сыннары да барлыкка китерелгән, заманча ысуллар кулланып матур гына эшләнгән. Казан ханнары Мәхмүт һәм Мөхәммәт-Әминнең дә, алар тирәсендә табылган ике хатын-кыз җәсәде дә тиешенчә җирләнергә тиеш. Шушы көннәрдә Болгар җыены алдыннан бөтен Россия мөселманнары, руханилар, мөфтиләр, хәзрәтләр Казанга җыела. Шуларның катнашы белән, үз ризалыгыбызны биреп, рәхмәтләребезне әйтеп, ханнарыбыз җирләнергә тиеш дип саныйм мин. Бу – изге гамәл. Алга таба киләчәк өчен дә кагыйдәгә әйләнә, гадәткә кереп китә инде ул.

Шундый уртак уй-фикергә килгән хезмәттәшләребезгә, дин әһелләренә, Президентыбызга рәхмәтлемен. “Моны эшләргә кирәкме-юкмы?” дигән сорау юк. Кайбер үзенчәлекләрне, әйтелгән киңәшләрне истә тотып, сыйфатлы итеп, татарларга хас тыйнаклык белән эшләнсә, күңелләребезгә хуш киләчәгенә шигебез юк.  





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100