Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минтимер Шәймиев: “Бөтендөнья мирасы исемлегенә керү – зур уңыш, шул ук вакытта олы җаваплылык та”

Зөя утрау-шәһәренең Успение монастыре Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Ул Россиянең ЮНЕСКО исемлегендәге 29 нчы объекты. Бу шатлыкны уртаклашу йөзеннән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды”ның Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев белән әңгәмә корды.

news_top_970_100
Минтимер Шәймиев: “Бөтендөнья мирасы исемлегенә керү – зур уңыш, шул ук вакытта олы җаваплылык та”

-Минтимер Шәрипович, Татарстанда инде өченче объект Бөтендөнья мирасы исемлегенә керде. Бу җиңел эш түгел. Аның уңышлы баруының сәбәбе нидә?  

М. Ш. Сүз дә юк, бу - күләмле, катлаулы, җаваплы эш дип әйтер идем. Казан Кремле, Болгар тарих-археология комплексы, Зөя утравындагы Успение монастыреның Бөтендөнья мирасы объекты буларак исемлеккә керүе – зур казаныш. Без моның аша үзебезне зур тарихлы күренекле халык буларак танытабыз. Төрле идеология шартларында яшәвебез аркасында халкыбызга, тарихыбызга караш төрлечә булды.  Моны элеккеге буын да, бүгенгесе дә белә, киләчәк буыннар да белеп торырга тиеш.

Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә дәгъва кылганда да,  номинацияне, ягъни аның турында фәнни-тарихи документлар әзерләгәндә 300 биттән артык материал җыелды. Тарихчылар белән киңәшләшеп, Казанда, Алтайда, Болгариядә, Кырымда халыкара фәнни конференцияләр үткәреп, без үз тарихыбызны дөньяга ничек бар - шулай күрсәттек. Минем уйлавымча, бу киләчәктә безнең тарихыбызны бозып күрсәтү мөмкинлеге калдырмый. Безгә бит нинди генә ярлыклар такмадылар, кем икәнлегебезне дә – болгармы без, татармы – шуннан тикшерә башладылар. Без хәзер мондый карашларны үзгәрттек һәм чын тарихыбызны исбат иттек. Алай гына да түгел, Бөтендөнья мирасы үзәге дә тарихыбызны таныды. Менә бу - зур казаныш. Җәмгыять нинди генә булмасын, тарихны бозып күрсәтергә урын калмаячак. Зөя темасы белән турыдан-туры бәйле булмаса да, татар халкы тарихының 7 томлыгы барлыкка килгәнен искәртәсе килә. Аны язуда безнең галимнәр генә түгел, Россия, чит ил, төрки дөнья галимнәре дә катнашты. Тарихларыбыз уртак булган илләрнең галимнәре үз өлешен кертте. Аны Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты Оксфордта тәкъдим итте, без аның белән башка илләрне дә таныштырырга тиешбез.  

90 нчы елларда Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итүебез, мөстәкыйльлеккә омтылып кылган гамәлләребез нәрсә бирде – бу сорау күпләрне уйландырырга тиеш. Мин әйтер идем: әлеге чор булмаса, без күкрәккә сугып, горур рәвештә “без – татар” дип әйтә алмас идек.  

Кыскасы, хәзер зур эшләр башкарыла. Киләчәккә дә нигез салына. Бу – безнең бурычыбыз, мирасыбызны саклау юнәлешендә алга таба да уңышлы, акыллы эш алып барырга тиешбез.

-Зөя утрау-шәһәренең Успение соборын ЮНЕСКО исемлегенә кертү эше ничек алып барылды? Утрау-шәһәрдә бу исемлеккә кертерлек кызыклы объектлар тагын бармы?  

М. Ш. Зөя утрау-шәһәренә Грециядән берничә тапкыр профессор Алкивиадис Препис килде, ул православие архитектурасы буенча бик яхшы белгеч. Мондый кешеләр белән аралашу һәрвакыт файдага. Әйтик, ул чорның күп кенә иконалары безнең Сынлы сәнгать музеенда саклана, хәтта Троица чиркәве иконасы да бар. Греция белгече болар хакында белгәч, Зөя утравында Икона музее оештырырга тәкъдим итте. Иконаларның бөтенлеген, тиешенчә сакланышын да тәэмин итәргә кирәк бит әле. Хәзер без бу проект турында уйлап, музей өчен тарихи бина сайлау эшен башладык.  Гомумән, хәзер утрауда күптөрле кызыклы музейлар барлыкка килә. Анда Казан федераль университетының фәнни лабораториясе эшли башлады. Рәссамнар, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан кызыксыну күзәтелә.

Федераль үзәк, республика җитәкчелеге, халык ярдәме белән “Яңарыш” фонды бу проектларны гамәлгә ашыра, ядкәрләрнең дөрес сакланышын да кайгыртабыз. Мәдәният министрлыгы тарафыннан гаять зур эш башкарыла. Бик кызыклы бер үзенчәлек бар: бер яктан, Бөтендөнья мирасы исемлегенә керү – зур дәрәҗә, шул ук вакытта ЮНЕСКО үзе туристларның күпләп йөрүен төп өстенлек дип санамый. Аларны башка нәрсә борчый: кагыйдә буларак, ЮНЕСКОга кергән ядкәрләргә кеше күбрәк килә башлый, әмма моның объектка зарар китерүе дә бар. Йөзләгән мең кешенең килүе безнең өчен яхшы, билгеле, әмма ЮНЕСКО кагыйдәләре буенча бу беренчел максат түгел. “Төзекләндергәнсез, торгызгансыз икән, саклагыз...”- диләр белгечләр.

- Бөтендөнья мирасы исемлегенә яңа объектлар кертү юнәлешендә планнарыгыз бармы?

М. Ш. Матди булмаган мирас белән шөгыльләнергә хыялланам. ЮНЕСКО ның Матди булмаган мирасны саклау турында конвенциясе бар, аңа катнашмаган илләрнең саны дөнья буенча бер-ике дистәгә дә тулмый. Россия дә шулар исәбендә. Россия – күпмилләтле ил, шуңа күрә матди булмаган мирасның нинди генә рәвешләре юк бездә! Узган ел РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең еллык утырышында шушы фикерне алга сөреп, әлеге Конвенциягә кушылу мәсьәләсен кузгаткан идем. Комиссия башлыгы, чит ил эшләре министры Сергей Лавров моны хуплады. Хәзерге вакытта Хөкүмәт махсус комиссия булдырырга тиеш. Шушы юнәлештә эшлисе килә. Ел саен дөнья буйлап Сабан туен гөрләтеп уздырабыз, русларның Каравон фестивале бар. Башка милләтләрнең дә милли бәйрәмнәре бар. Аларны бөтен дөньяга таратырга-җиткерергә кирәк, чөнки бу – мирас. Бу бәйрәмнәр һәркемгә –  баламы ул, урта буын вәкилеме, өлкән кешеме – барысына да ошый, күңелләргә хуш килә. Без бит башка илләрнең, халыкларның бәйрәмнәрен яратабыз. Мирасыбызны саклау эшен менә шушы юнәлештә дәвам итәргә кирәк дип саныйм.  Хәрәкәттә – бәрәкәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100