Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минтимер Шәймиев: «Яшәү җебе – һәрвакыт хатын-кыз кулында»

news_top_970_100
Минтимер Шәймиев: «Яшәү җебе – һәрвакыт хатын-кыз кулында»
"Татар-информ" архивы

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

«Кадерле хатын-кызларыбыз!

Сезне ихлас күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Россия Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан «Гаилә елы» дип игълан ителгән бу елда гаилә учагын саклаучы гүзәл затларыбызны – аналарны махсус котлыйсым килә. Яшәү җебе һәрвакыт хатын-кыз кулында. Бу якты дөньяга килүебез белән без барыбыз да газиз аналарыбызга бурычлы. Әниләребез назын, йөрәк җылысын без гомер буе күңелдә саклыйбыз.

Без күп балалы аналарга кадер-хөрмәт күрсәтәбез, аларның фидакарь хезмәтен батырлыкка тиңлибез.

Бөек Ватан сугышының барлык михнәтләрен кичергән аналарга – өлкән буынга тирән ихтирамыбызны юллыйбыз.

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең аналары һәм аларның көчле рухы, сабырлыгы алдында баш иябез.

Җитештерү, эшмәкәрлек, идарә итү, фән һәм мәдәният даирәләрендә уңышларга ирешкән яки үз гомерен бала тәрбияләүгә багышлаган әни кешеләргә ярдәм итәбез.

Безнең өчен сез барыгыз да сөекле, барыгыз да кадерле! Гомумән, мин бөтен хатын-кызларның да ана булу бәхетенә ирешүен телим!

Мәшһүр шагыйребез Һади Такташтан да әйбәтрәк әйтеп булмас, мөгаен:

Ана! Бөек исем.

Нәрсә җитә ана булуга?

Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда.

Бәйрәмегез котлы булсын, гүзәл кызларыбыз!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100