Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минтимер Шәймиев кайсы җырчылар турында «карамый калганым юк» дип әйтә?

news_top_970_100
Минтимер Шәймиев кайсы җырчылар турында «карамый калганым юк» дип әйтә?

Парлы җырчылар, ТНВ каналындагы «Җырлыйк әле» тапшыруының алып баручылары Азат һәм Алинә Кәримовлар Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевтән югары бәя алган. Җырчылар бу турыда социаль челтәрдә хәбәр итте.

Кәримовлар гаиләсенең уртак аккаунтларындагы видеодан күренгәнчә, алар күптән түгел Минтимер Шәймиев тә булган мәҗлестә катнашкан. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев анда Азат һәм Алинә Кәримовлар иҗатын яратуын әйтә.

«Менә бит тавышлары нинди. Чынлап әйтәм. Мин аларны карамый калганым юк», – ди Шәймиев. 

Җырчылар бу бәягә рәхмәтләрен белдерә. «Сезнең янәшәдә басып тору – безнең өчен зууур горурлык. Матур теләкләрегез, илтифатыгыз өчен рәхмәт сезгә. «Җырлыйк әле»не калдырмыйм, һәрвакыт карап барам, ди», – дигән сүзләр белән видео урнаштырган Кәримовлар.

Бу видео астына тамашачылар да матур сүзләр язып калдырган. 

««Җырлыйк әле»гә Минтимер Шәймиене чакырыгыз әле»;

«Котлыйбыз, үз хезмәтеңә шундый матур бәяне шундый ихтирамга лаек шәхесләрдән ишетү – бик зур горурлык. «Җырлыйк әле»гә яңа сулыш өреп, татар халкының көтеп алган тапшыруына әйләндердегез. Рәхмәт сезгә. Халкыбызга чын күңелдән хезмәт иткәнегез өчен»;

«Сез моңа лаеклы»;

«Ого-о-о-о»;

«Котлыйм. Үзем дә «Җырлыйк әле»не калдырмыйм, бик нык яратам», – дигән сүзләр язылган видео астына.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100