Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.
Минтимер Шәймиев республиканың Лаеш районы Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында тавыш бирде.
Шулай ук Дәүләт киңәшчесе бистәдә яшәүчеләр белән аралашты, Лаеш районының «Девчата» һәм «Орлята» хореография коллективлары, «Алчәчәк» халык коллективы чыгышларын да карады.
Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм аңа бәйле кампанияләр 18 сентябрьдә башланды. Ил буенча барлыгы 20,7 мең депутат мандатын һәм сайланулы вазифаларны алмаштыру күздә тотыла.
Аерым алганда, Татарстанда бер үк вакытта 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм өстәмә муниципаль сайлаулар уздырыла.
Тавыш бирү өч көн – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә үтә. Бөтен республика буенча сайлау участоклары 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.