Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минтайны маринадлап кыздыру рецепты

news_top_970_100
Минтайны маринадлап кыздыру рецепты
Владимир Васильев фотосы

Минтай балыгы коры булмасын өче, сөттә маринадлап кыздырырга була.

Кирәкле ингредиентлар: 1 минтай балыгы, 500 мл сөт, 1 йомырка, 4 аш кашыгы он, 2 аш кашыгы манный ярмасы, тәменчә тоз һәм борыч.

Минтай балыгын юып, йөзгечләреннән арындырып, берничә кисәккә бүләргә. Кара борыч сибәргә, сөт салырга һәм шул килеш 1 сәгатькә калдырырга.

Вакыт үткәч, сөтне түгәргә, балыкка йомырка, тәменчә тоз, 2 аш кашыгы он салып бутарга.

Аерым савытта 2 аш кашыгы онга 2 аш кашыгы манный ярмасы кушып, панировка әзерләргә.

Балыкны көнбагыш маенда кыздырырга: кайнар табага тезгәнче, һәр кисәкне панировкада әвәләп алырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100