news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миңнеханов журналистлар белән очрашты: ЦУМны яңарту, яшьләрне авылда калдыру һәм башкалар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Яңа ел алдыннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән матбугат очрашуын уздырды. Ул 2025 елга йомгак ясады һәм республиканың киләчәккә планнарын билгеләде. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» репортажында.

news_top
Миңнеханов журналистлар белән очрашты: ЦУМны яңарту, яшьләрне авылда калдыру һәм башкалар
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

«Машиналар оператив бурычларны хәл итәргә ярдәм итәр»

Рөстәм Миңнехановның Яңа ел алдыннан уздырыла торган матбугат конференциясе быел Фатыйх Әмирхан урамындагы яңа «Millennium Panorama» кунакханәсендә үтте. Бу мәйданчыктан Казансу елгасына, «Казан» гаилә үзәгенә, Кремльгә һәм шәһәрнең тарихи өлешенә матур күренеш ачыла.

Матбугат конференциясе башланганчы, Татарстан җитәкчесе республика массакүләм мәгълүмат чаралары баш редакторларына автомобильләргә сертификатлар тапшырды. Редакцияләргә 48 «Lada Vesta» һәм бер «Lada Aura» автомобиле тапшырылды.

«Машиналар редакцияләрегездә оператив бурычларны хәл итәргә ярдәм итәр. Сез туплаган һәм тараткан мәгълүмат идарә карарлары кабул итү һәм республика җитәкчелеге өчен бик мөһим. Моннан тыш, бу – кешеләрнең кәефен аңларга һәм кайсы юнәлештә барырга кирәклеген билгеләргә булыша», – дип мөрәҗәгать итте редакторларга Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе республика үсешенең бик күп юнәлешләрдәге эшкә таянуын, ә бу процесста массакүләм мәгълүмат чараларының өлеше зур булуын билгеләп үтте. Сүзен тәмамлаганда, ул журналистларны үзләрен сакларга һәм руль артында сак булырга чакырды.

«Геополитик һәм икътисади авырлыкларга карамастан, республика үсеш кичерә»

Матбугат очрашуы башында Татарстан Рәисе 2025 елның төп нәтиҗәләре турында сөйләде һәм республика ирешкән зур уңышларны билгеләде. Аның сүзләренчә, төбәкнең тулаем продукты 5,6 триллион сумга кадәр җитәчәк.

«Барлык геополитик һәм икътисади авырлыкларга карамастан, республика үсешен дәвам итә. Быел безнең тулаем төбәк продукты 5,6 триллион сумнан артып китәчәк. Без 2,4-2,5 процент чамасы үсеш көтәбез», – дип белдерде Миңнеханов.

Ул төп капиталга инвестицияләр кертүнең теләсә кайсы төбәк өчен төп бәяләү күрсәткече булуын билгеләп үтте. Ел йомгаклары буенча инвестицияләр күләме 1,6 триллион сум тәшкил итәр дип көтелә.

«Гомумән алганда, илкүләм проектларның барысы да үтәлә. Республика программалары да гамәлгә ашырыла. Бу – хакимиятнең барлык дәрәҗәләре һәм безнең икътисадның уртак эше. Әлбәттә, Президентыбыз Владимир Путин һәм Хөкүмәт тарафыннан федераль үзәкнең зур ярдәмен тоябыз», – дип билгеләп үтте ул.

Миңнеханов шулай ук быел республика икътисады очрашкан кыенлыкларны да санап үтте, чөнки рубльнең нык булуы, нефть һәм нефть продуктларына бәяләрнең түбәнлеге керемнәргә йогынты ясый. Шул ук вакытта башка төрле салымнар хисабына Татарстан икътисады тотрыклы үсә, дип билгеләде Рәис.

«Без – хәерчелек дәрәҗәсе иң түбән булган төбәкләрнең берсе»

Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелеге эшенең төп бурычын да атады – бу республика халкының тормыш сыйфатын яхшырту.

«Без – Россиядә хәерчелек дәрәҗәсе иң түбән булган төбәкләрнең берсе. Төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге югары. Безнең сәнәгать потенциалы куәтле, бик яхшы фәнни-белем бирү үзәкләребез бар», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Шул ук вакытта ул демография өлкәсендә сораулар барлыгын да әйтте, чөнки туу күрсәткечләре тискәре зонада, һәм бу проблема төбәк өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен хас.

Моннан тыш, Татарстан җитәкчесе кадрлар җитмәү мәсьәләсенә тукталды. Бу кыенлыкны әлегә эчке резервлар хисабына гына хәл итеп булмый. Рөстәм Миңнеханов, моны хәл итү юллары итеп, читтән эшчеләр җәлеп итүне, шулай ук производстволарны роботлаштыру һәм автоматлаштыруны атады. Аның сүзләренчә, Кытай белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бу юнәлештә зур потенциал барлыгын күрсәтә.

Шул ук вакытта Миңнеханов кадрлар кытлыгының кайбер мөһим өлкәләрдә – сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасында да барлыгын әйтте. Бу проблеманы хәл итү өчен хәлне җентекләп анализларга, башка төбәкләрдән белгечләр җәлеп итәргә һәм аларны торак белән тәэмин итәргә кирәк. Рәис, медицинада һәм мәгарифтә хезмәт хакы дәрәҗәсен түбән дип әйтеп булмый, ә өстәмә грантлар булса, бу мәсьәләләрне хәл итеп булачак, дип белдерде.

Ул шулай ук Татарстанның сәнәгать предприятиеләре соңгы елларда хезмәт хакларын сизелерлек арттыруын билгеләп үтте, чөнки квалификацияле белгечләр өчен көндәшлек бик югары булып кала.

«Мигрантлар белән генә без кадрлар проблемасын хәл итә алмаячакбыз, системалы карарлар кирәк. Безнең үз белгечләребез булырга тиеш. Республикада бу юнәлештә эшләр алып барыла – ресурс үзәкләрне формалаштыру буенча зур эш бара. Хәл тотрыклы дип уйлыйм. Бюджет кабул ителде, дефицит булса да, кыенлыкларны җиңә алырбыз дигән ышаныч бар», – дип белдерде Рәис.

«Җиңүдән соң сугышчыларның алдагы язмышы өчен без җаваплы булачакбыз»

Матбугат конференциясенә быел Лаеш районыннан махсус хәрби операциядә катнашкан Александр Антонов да чакырылган иде. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова билгеләп үткәнчә, ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша: узган ел һәм быел Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә вакытында кол-үзәктә эшләгән.

Александр Антонов Татарстан җитәкчелегенә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул Рәискә, сугышчылар кайткач, аларның сәламәтлеген торгызу (реабилитация) системасы турында сорау бирде һәм бу мәсьәләне шәхси контрольгә алуын үтенде.

«Җиңүдән соң сугышчыларның алдагы язмышы безнең җаваплылык зонасында булачагын яхшы аңлыйбыз. Без моңа әзерләнәбез», – дип белдерде Миңнеханов.

Рәис билгеләп үткәнчә, Татарстанда махсус хәрби операциянең 3 меңнән артык ветераны арасыннан 7-8 проценты кабат контракт имзалаган, 400дән артыгы әлегә дәвалана, ә 2 меңнән артыгы инде эшкә урнашкан.

«Бу мәсьәләне көн саен аерым игътибар үзәгендә тотабыз. Бу процессларга һәр муниципаль берәмлек җәлеп ителгән. Беренчедән, ветераннарны эшкә урнаштырырга кирәк, безгә психологик ярдәм үзәкләре һәм реабилитация системасы кирәк», – диде Татарстан җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, хокук саклау системасында кадрлар җитмәү сизелә. «Әлбәттә, ветераннарны шунда эшкә урнаштыра алсак, бик яхшы булыр иде», – дип өстәде ул.

Миңнеханов шулай ук республикада махсус хәрби операциядә катнашып кайтканнарны эшкә алганда битарафлык күрсәткән яки бу эшкә формаль караган предприятиеләрне очратмаганын әйтте. Бу эш системалы һәм даими рәвештә алып барыла. Хәрби хәрәкәтләр аша узган, зур тормыш һәм һөнәри тәҗрибәсе булган кешеләргә карата мөмкин кадәр игътибарлы булырга кирәк. Моннан тыш, Татарстан Рәисе ветераннар арасында куәтле һәм сәләтле лидерлар күп булуын, аларның потенциалын кулланырга кирәклеген билгеләп үтте.

«Без егетләребезне, сугышчыларыбызны федераль дәрәҗәгә дә күтәрербез», – дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

«Һиндстан белән актив эшләячәкбез, аңа кызыксыну зур»

Матбугат очрашуында республиканың халыкара хезмәттәшлеге темасы аеруча кызыксыну уятты. «Татар-информ» агентлыгы соравына җавап биргәндә, Рәис Һиндстан белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде. Искәртеп үтик: 2025 елда Казанда беренче тапкыр «TIME» Россия –Индия бизнес-форумы узды.

«Һиндстанның потенциалы гаять зур. Бу – фармакология, дарулар, IT-технологияләр, югары технологияләр. Һиндстанның потенциалы Кытайныкыннан ким түгел», – дигән ышаныч белдерде Миңнеханов.

Рәис халыкара бизнес-форумнар форматы үзенең нәтиҗәлелеген исбатлавын, нәкъ менә шушы тәҗрибә Һиндстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә нигез булуын билгеләп үтте.

«Әлегә Һиндстан белән товар әйләнеше Кытай беләнгә караганда берничә тапкыр азрак, ләкин без анда үз вәкиллегебезне ачтык. Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгы ачылды. Без Һиндстан белән актив эшләячәкбез, чөнки анда кызыксыну зур», – дип басым ясады Татарстан Рәисе.

Шулай ук Миңнеханов Кытай белән хезмәттәшлеккә дә тукталды һәм Кытай Халык Республикасын Татарстанның стратегик партнеры дип атады. Ул билгеләп үткәнчә, санкцияләр аркасында 2025 елда товар әйләнеше 2024 елдагыга караганда түбәнрәк булган. Татарстан җитәкчесе Казанда ел саен үткәрелә торган «РОСТКИ» халыкара форумына ике яктан да игътибар артуын өстәде.

«Якын арада Оман юнәлешендә активлашачакбыз»

Оман журналистының видеосоравына җавап биргәндә, Миңнеханов бу илдә Татарстанның сәүдә вәкиллеген ачу планнары белән бүлеште.

«Ислам дөньясы Россиядән читләшмәде. Товар әйләнешен алсак, аның яртысына якыны Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренә туры килә. Оман безнең өчен дә кызыклы, без анда сәүдә вәкиллеге ачарга ниятлибез. Якын арада Оман юнәлешендә активлашачакбыз», – дип белдерде Миңнеханов.

Татарстан Рәисе ике якның да хезмәттәшлек итү теләге барлыгын, ләкин «кайчак тоткарлап торучы мизгелләр» булуын әйтте.

«Без үз продукциябезне ислам дөньясы илләренә чыгарырга телибез. Туризм, спорт һәм мәдәният кебек төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү, уртак проектлар булдыру – безнең өчен бик кызыклы. Ләкин сез аңларга тиеш: гарәп дөньясы АКШ һәм Европа белән дә эшли, шуңа күрә безнең барлык теләкләр дә тиз генә гамәлгә ашмый», – дип өстәде Миңнеханов.

«Кара диңгез һәм Босфор аша гына түгел, көньяк диңгезләргә дә чыгу юллары кирәк»

Халыкара хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов, Россиягә – гомумән, ә Татарстанга аерым алганда, көньяк диңгезләргә чыгу юллары кирәклеген белдерде. Бу юллар Кара диңгез һәм Босфор бугазы белән генә чикләнергә тиеш түгел.

«Төньяк – Көньяк» коридорын булдыру – һәр форумда фикер алышына торган стратегик бурыч. Безгә Кара диңгез һәм Босфор аша гына түгел, көньяк диңгезләргә дә чыгу юллары кирәк. Иранга чыгып, Пакыстан аша Һиндстан океанына кадәр барып җитәргә тиешбез. Бу маршрутларның барысы да җентекләп эшкәртелә. «KazanForum» мәйданчыгында соңгы 3 елда бу тема бик җитди карала», — дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Ул шулай ук соңгы 5 ел эчендә Россиядә автомобиль юллары төзелеше буенча гаять зур эш башкарылуын, бу юлларның бер өлеше «Төньяк – Көньяк» коридорына керүен әйтте.

«Үзебезнең республика мисалында гына карасак та, 3 ел эчендә 2 зур күпер төзелүен моңа кадәр күргәнебез булмады: берсе – Идел аша, икенчесе – Кама аша чыгу юлы. М-12 проекты исә 3 ел эчендә төзелеп бетте, ул Мәскәүгә кадәр 6 сәгатьтә барып җитү мөмкинлеге бирә», — диде Миңнеханов.

«Елына 20 самолет төзиячәкбез»

Рөстәм Миңнеханов Горбунов исемендәге Казан авиация заводында елына 20 данә Ту-214 самолеты чыгару планнарына да ачыклык кертте.

«Мондый җитештерү куәтенә ирешү өчен, агрегатлар җыю, логистика үзәкләрен, механик эшкәртү заводын төзергә кирәк иде. Бу эшләр тәмамланырга тиеш. Хәзер станоклар урнаштырабыз, белгечләр әзерлибез. Ничек кенә булса да, без 20 самолетны төзиячәкбез», – дип басым ясады Миңнеханов.

Рәис авиация төзелешен – нәтиҗәләре тиз генә күренми торган, авыр кузгала торган тармак булуын билгеләп үтте. Советлар Союзы заманында ил үзен генә түгел, дөньяның зур бер өлешен дә самолетлар белән тәэмин иткән. Хәзерге вакытта бу өстенлек югалган, дип таныды Татарстан җитәкчесе.

Россиядә инде пассажир самолетлары өчен ПД-8 двигателе булдырылган, ватан авионикасы барлыкка килә, ләкин барысын да бер көндә генә эшләп булмый.

«Мин үзем дә эшнең акрын баруына канәгать түгел. Ләкин без кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез», — дип ышандырды Татарстан Рәисе.

Миңнеханов ватан самолет һәм вертолет төзелешен үстерергә кирәклегенә өметләнә. Бу – чит илләргә бәйле булмау өчен кирәк, чөнки, санкцияләр аркасында, алар белән элемтәләр теләсә кайсы вакытта өзелергә мөмкин. Бу бурычны Россия Президенты Владимир Путин да куя, дип өстәде республика җитәкчесе.

«Су белән тәэмин итү тиешле дәрәҗәдә булмаса, кешеләрнең кәефе ничек булсын, ди?»

Татарстан җитәкчесе якын елларда республикада коммуналь системаларны яңартуга (реновациягә) аеруча игътибар биреләчәге турында сөйләде.

«Быел без коммуналь инфраструктураны яңартуга финанслауны арттырдык. Киләсе елда да ул ким булмаячак, чөнки системаның 30 процентын алыштырырга кирәк. Бу теманы бик җитди алга этәрәчәкбез», — дип белдерде Миңнеханов.

Татарстан челтәрләрне яңартуга үз акчаларын кертә, ә моның өчен федераль бюджет алдындагы бурычларының бер өлеше сызыла, дип аңлатты Рәис.

«Инфраструктура — бу кешеләрнең тормыш сыйфаты. Әгәр сезнең өйдә су, энергия, җылылык тиешле дәрәҗәдә булмаса, кешеләрнең кәефе ничек булсын, ди? Бу – бик мөһим юнәлеш», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

«ЦУМ – үзенчәлекле объект булачак»

Матбугат очрашуы ахырында Рөстәм Миңнеханов Казан ЦУМының (Үзәк универмагының) киләчәге һәм аны яңарту планнары турындагы сорауга җавап бирде.

«Безнең концепция берничә тапкыр үзгәрде. Без бу объектны сатып алдык, чөнки аның урнашкан җире бик уңайлы, туристлар һәм кунакларыбыз анда бик теләп килер иде», — диде Миңнеханов.

Реконструкциядән соң Татарстан башкаласының иң өлкән универмагында «Үзенчәлекле осталар үзәге» (Центр уникальных мастеров) остаханәләре ачылыр дип көтелә.

«Минемчә, бу – үзенчәлекле объект булачак», — дип белдерде Рәис.

Миңнеханов анда нәкъ менә һөнәрчеләр эшләргә тиешлеген билгеләп үтте. Алар товарны үзләре җитештереп, үзләре сатачак. Осталарга 3 еллык аренда льготалары биреләчәк. Биредә чүлмәк ясау, пыяла эшкәртү остаханәләре, төрле тегү урыннары планлаштырыла. Һөнәрчеләр белән инде берничә кат сөйләшүләр булган.

«Бу эшне 1 мартка кадәр тәмамлау бурычы тора», — дип хәбәр итте ул.

«Авылларда яшьләрне калдыра алмасак, ул чакта бик авыр булачак»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшьләрне авылларда калдыру, аларны эш белән тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды.

Татарстан Рәисенә Кукмара районы Вахит авылыннан: «Районда көчле хуҗалыклар яшь белгечләргә ярдәм итәләр. Кукмара районы Вахит авылында яшь белгечләргә өйләр салып бирәләр. Менә шушы тәҗрибәне бүтән районнарга да, бүтән өлкәләргә дә дәвам итеп күрсәтергә кирәктер. Һәм дә инде шушы эшне алга таба да дәвам итәргә кирәктер», – дигән видеосорау күрсәтелде.

«Бу тема – бик актуаль, чынлыкта. Әгәр эш бирүчедә кызыксыну булмаса... Авылдагы кешеләрне туплап, җайларын күреп, укытып, өйрәтеп, акча белән кызыксындыру булмаса, әгәр дә алар авылда калмасалар, яшьләр китә дә бара. Урыннарда кешеләрне тотып калыр өчен нәрсә кирәк? Торак йорт төзергә һәм хезмәт хакы бирергә кирәк. Авылда яшәргә була. Әмма, авылда яшәр өчен, Вахит авылы хуҗалыгында кебек продукция, акча булырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Чагыштыру өчен, ул районнарда уртача хезмәт хакын мисал итеп китерде. «Районнарда уртача хезмәт хакы – 50 мең, 55 мең, кайбер җирдә – 45 мең. Менә уйлап карагыз, 45-50 меңгә яшь кеше каламы? Эшләргә ризамы? Бүгенге көндә Казан дары заводында хезмәт хакы – 120 мең, Казан төгәл машиналар төзү заводында (Точмаш) – 120-130 мең. Шулай булгач, авылдагы яшь кеше шәһәргә китә дә бара», – дигән нәтиҗә ясады Татарстан Рәисе.

«Вахит авылын үрнәк итеп сөйлибез... Андый җитәкчеләр күп түгел. Мамадыш районында «Продкорпорация» бар, Әтнә районы, Саба районында шундый хуҗалыклар бар. Татарстан өчен иң зур акча китергән продукция ул – сөт. Сөтчелек белән шөгыльләнмәсәң, акчаң булмый. Игенчелек белән без алга китә алмыйбыз. Бүтән бөртекле культураларны экспортлап бирергә портлар юк. Шуңа күрә безгә терлекчелек белән шөгыльләнергә кирәк. Шул эшне уңай якка хәл итеп, табышлар алып, кешеләрне авыл җирлекләрендә тотып калырга кирәк», – дип исәпли ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтүенчә, авыл өчен юллар, ут, су программалары бар – болар барысы да хөкүмәт тарафыннан эшләнелә.

«Эш бирүчеләр, хуҗалык җитәкчеләре бу эшне кемнәр белән, ничек итеп башкарып чыгачакларын уйларга тиеш. Шуңа күрә кешеләрне туплап, аларны стипендиат итеп укырга җибәрергә була... Безнең менә агроколледжлар бар – алар белән дә элемтәләр булдырырга кирәк. Бу үрнәкне, тәҗрибәне безгә таратырга кирәк. Мин бу фикер белән килешәм. Авылларыбызда яшьләрне калдыра алмасак, ул чакта бик авыр булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар