Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миңнеханов: «Сабан туе Ватаныбызның бай мәдәни мирасы җәүһәрләренең берсенә әверелде»

news_top_970_100
Миңнеханов: «Сабан туе Ватаныбызның бай мәдәни мирасы җәүһәрләренең берсенә әверелде»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар халык бәйрәме Сабан туе белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар!

Сезне татар халык бәйрәме Сабан туе уңаеннан ихластан тәбрик итәм.

Буыннан буынга тапшырыла килгән халык зирәклегендә эш сөюнең, максатларга ирешкәндә гореф-гадәтләргә таянуның мөһимлеге турындагы фикер чагылыш таба.

Мул уңыш җыеп алу һәм алгарышка яңа юллар ачу бары тырыш хезмәт аша гына мөмкин булуны ата-бабаларыбыздан беләбез. Борынгыдан мәгълүм бу хакыйкать хәзер дә әһәмиятен югалтмый. Сабан туен бәйрәм иткәндә без шуңа күрә дә иң беренче нәүбәттә республиканы һәм тулаем илне азык-төлек белән тәэмин итүгә зур көч салган игенчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә олы ихтирам белдерәбез.

Гасырлар дәвамында кунакчыл мәйдан яшен-картын, төрле милләт һәм дин вәкилләрен үзенә җыя. Сабан туе күпмилләтле Татарстан халкының тату һәм бер-берсен мәдәни яктан баетып яшәвенә ачык мисал булып тора. Татар халкының милли бәйрәме Ватаныбызның бай мәдәни мирасы җәүһәрләренең берсенә әверелде. Ул хәзер Татарстанда гына түгел, Россиянең күп төбәкләрендә, кайбер чит илләрдә дә зур уңыш белән уза.

Сабан туенда очрашуны туган-тумача, авылдашлар, дуслар зарыгып көтеп ала. Җанга якын туган телдә аралашу, чорлар узып килгән йолаларны, традицияләрне яңарту һәркемнең җанына хозурлык бирә. Ул көрәш дәрте, халык уеннары, бәйгеләр, җыр-биюләр белән йөрәкләрне җилкендерә.

Киләчәктә Ватанның һәм үз гаиләләренең иминлеге сагына басачак егетләрнең кыюлыгы, җитезлеге, булганлыгы нәкъ менә шунда сынала.

Сабан туе һәрберебезгә матур тәэсирләр бүләк итсен, нәтиҗәле хезмәткә, бердәмлеккә рухландырсын, көч-егәр өстәсен!

Сезгә һәммәгезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, игелек һәм муллык телим», – диелә котлауда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100