Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миңнеханов дроннар һөҗүме турында: «Уяныгыз, сезне үзегездән башка беркем дә якламаячак»

news_top_970_100
Миңнеханов дроннар һөҗүме турында: «Уяныгыз, сезне үзегездән башка беркем дә якламаячак»
Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, пилотсыз очкычларның кичәге һөҗүме сәбәпле, предприятие җитәкчеләрен, район, шәһәр башлыкларын уяулыкларын югалтмаска һәм барлык иминлек чараларын күрергә чакырды.

Энергетика форумындагы чыгышында республика Рәисе, сәнәгать һәм энергетика объектлары – дошман өчен беренчел чираттагы максат икәнен әйтте һәм инфраструктурага һөҗүмнәргә теләсә кайсы минутта әзер булырга кирәген белдерде.

«Без, проблема булыр, дип, нәрсә турында сөйләштек – шул булды. Кичә, мөгаен, Ураза ае һәм православныйларның посты булганга, күрәсең, Аллаһы Тәгалә безгә шанс бирде. Уяныгыз, сезне үзегездән башка беркем дә якламаячак. Һәр җирдә безнең запас булырга тиеш, ярдәм бригадалары. Ракеталарга каршы оборона дип көтәргә кирәкми, ул хәзер башка бурычларны үти. Без бу мәсьәләләрне үз көчебез белән хәл итәргә тиеш: һәр предприятие, һәр участок, һәр муниципалитет, һәр шәһәр», – дип билгеләп үтте республика Рәисе.

Рәис чыгышы «Татарстан 24» каналыннан алынды.

Исегезгә төшерәбез, «Алабуга»га һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күргән алты кеше хастаханәләрдә. 8 кеше инде өйләренә җибәрелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100