Миңнеханов белән фотога төшкән Айгөл: «Рөстәм абый, алай-болай бу постны күрсәгез ...»
Айгөл Тимер, мөгаен иң тыйнак блогердыр. Башкалардан аермалы буларак, «язылучылар җыям» дип әллә ниләр кыланып йөрми, «булганнары кадерле» дип яши. Ире белән 3 кыз үстерүче ана балаларының һөнәрләре, авыл тормышы, файдалы киңәшләре белән уртаклаша, иренең холкын сөйли, әмма аны күрсәтми.
Блогер дус кызлары белән Республика көненә багышланган чарада катнашкан һәм аннан бик хисләнеп кайткан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.
«Җәмәгать, мин егылып китә яздым! Хәзер сөйлим, утырыгыз. Дустым белән басып тора идем, безнең янга күп итеп халык килә башлады. Борылып карасам – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Мин, аптыравымнан, шул ук секундта «о-о-ой, Рөстәм абый» дидем. Галәмәт кычкырып әйттем ахры мин аны, чөнки Рөстәм абый миңа карады. Шуннан камераны кабыздым да узып баруын төшерергә уйладым, ә калганы – видеода!
Аның яныннан киткәч, тез буыннарым, кулларым калтырый башлады. Ой, кызлар, мин әле һаман да шокта.
Менә шулай кызлар! Бер күч кеше арасыннан чыккан үзебезчә, авылча әйтелгән гади генә «Рөстәм абый, исәнмесез!» (сүзләре) могҗиза ясый. Миңа калса, күпләр өчен безнең Рәисебез – үз, халыкка якын кеше.
Рөстәм абый, алай-болай бу постны күрсәгез, рәхмәт сезгә, бүген бер кыз бик бәхетле иде.
Бүген бәйрәмгә чыкканда Дамир (ире) әйтә: «Син бүген шундый матур, кадерлем, алып китмәсәләр ярар иде». Ярый әле Рөстәм абый «әйдә» димәде, әле, минәйтәм, кем белә, башым әйләнеп, китеп тә барган булыр идем», – дип хис-кичерешләре турында язган блогер.
«Ул сине фотога төшәргә чакырдымы яки кочаклашыргамы?» дип сораучыга «фотога төшәргә дип, әмма мин яшь һәм матур кызны кочаклыйсы килгәндер дип шикләнәм» дип, уенын-чынын бергә язган Айгөл. Аннары язылучылары җибәргән фотоны күрсәткән.
Бу фото астында: «Әле ничек алып китмәгән», – дип шаяртучылар бар.