Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әминнең классташ кызлары ярсып елый, малайлар транс хәлендә"

Узган атнада Чаллыда фаҗига булды: Сөембикә проспектындагы элекке “Арарат” рестораны бинасында янгын чыкты. Утны өч сәгать дәвамында сүндерәләр. Ә соңрак бинаның уң канатындагы вентиляция шахтасында янгын сүндерүчеләр  13 яшьлек малайның мәетен таба. Кайчандыр затлы булган ресторан нигә ташландык хәлгә төшкән һәм ни өчен аны бомжлар, яшүсмерләр үз иткән? 

news_top_970_100
"Әминнең классташ кызлары ярсып елый, малайлар транс хәлендә"
Утның торак йортка күчү куркынычы булган

“Арарат” рестораны дүрт ел элек ябыла һәм сатуга куела. Әмма аны сатып алучылар булмый, бина ташландык хәлгә килә.  

Ресторан түбәсеннән төтен чыгу турында хәбәр 20 сентябрьдә экстрен хезмәтләр номерына 17:04 сәгатьтә килә. № 56 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре биш минуттан соң ук килеп җитә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә түбәдән кап-кара төтен инде ургылып чыккан була. 



Янгын 600 кв. метр мәйданны биләп ала. 17:28 сәгатьтә янгын өченче категория куркынычтагы дип бәяләнә. Аны сүндерүдә 82 кеше һәм 23 техника катнаша. Бер сәгатьтән 10 янгын сүндерү бүлеге эшли. Бина эчендә берничә тапкыр гөрселдәгән тавыш ишетелә. Шаһитләр әйтүенчә, берсе шартлауга охшаган була.  

Ресторанга терәлеп торган 11/32 нче йортта яшәүчеләрнең фатирларында куе төтен булган.



Күрше йортта яшәүчеләр моны битарафлык нәтиҗәсе дип саный.

“Торак йортлар һәм рестораннар арасында янгынга каршы аралык калырга тиеш. Бездә ул бөтенләй юк!” - дип сөйләде алар “Татар-информ” хәбәрчесенә.


Утның күрше йортка күчү куркынычы барлыкка килгәч, кешеләрне эвакуцияли башлыйлар. Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, чама белән 150 кешене чыгарганнар. Аларны № 31 мәктәп ишегалдына керткәннәр. 



“Куртканы элдем, паспортны алдым да өйдән чыгып чаптым”, - дип сөйли бер хатын. Ялкын ресторанның элмә тактасына үрмәли. “Арарат” сүзендәге хәрефләр карала һәм эри. Ут түбәгә үрмәли, аның ишелү куркынычы туа. Янгын сүндерүчеләр кешеләргә куркынычсыз ераклыкка китәргә куша.



“Татарстан Республикасы буенча Янгынга каршы федераль хезмәтнең 15 нче отряды” җитәкчесе урынбасары Алмаз Мифтахетдинов янгын сүндерүчеләрнең ялкынны берничә урыннан сүндерүләре турында сөйләде. Ут күршедәге торак йортка күчмәсен өчен зур тырышлык көч куелган. Бина эчендә температура бик югары, куе төтен булган. Бу ут сүндерүне һәм аның эчендә кешеләр бармы-юкмы икәнен ачыклауны катлауландырган.

“Мондый көчле янгын вакытында “бина буенча йөгереп чыгу” мөмкин эш түгел. Әгәр ут капкан җирләр берничә һәм алар зур мәйданда булмаса, болай эшләргә була әле. Ут чигенгәннән чыгып бардык”, - диде ул "Татар-информ"га.


19:19 сәгатькә янгынның дәрәҗәсе икенче класска төшерелә. Ә 19:27 сәгатьтә ачык утны сүндерәләр. Ә 19:33 сәгатьтә бинаның уң ягындагы вентиляция шахтасында 13 яшьлек малайның гәүдәсен табалар.



“Балагыз өйдәме? Юк икән, кичекмәстән аңа шалтыратыгыз!”

Әлеге куркыныч хәбәр таралуга ук мәктәптән ата-аналарга шалтыратып, балаларының кайдалыгын сораштыра башлаганнар. 

Янгынга берничә минут кала ресторан түбәсендә йөргән ике яшүсмернең фотосы социаль челтәрләрдә тарала. Аларны янгында гаеплеләр дип фаразлыйлар.



Тиздән аларның кем булуларын ачыклыйлар. Ул көнне “Арарат” бинасында 13-14 яшьлек өч яшүсмернең булуы ачыклана. Аларның берсе янгында һәлак була.



“Чаллыда буш торган “Арарат” ресторанында янгынны яшүсмерләр чыгарган. Алар бина эчендә иске матрасларга ут төрткән”, - дип сөйләде Татарстан буенча Россия Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.


Тикшерүчеләр фаразы буенча, 13 һәм 14 яшьлек өч яшүсмер бинага тәрәзәдән кергән. Балаларның берсе шунда сакланган иске матраска ут төрткән, шуннан янгын чыга. Малайлар бинадан чыгып китәргә тырыша, әмма икесе генә чыгып котыла ала. Өченче бала, төтен сулап, аңын югалта.

Янгында һәлак булган Әмин исемле малайга 13 яшь була. Узган елда ул № 60 мәктәптә укыган. Быел гаиләләре белән Казанга күченгән, малай да шунда укырга күчкән. Чаллыга кунакка – туганнары һәм классташлары белән күрешергә кайткан була. Очрашу һәлакәтле була... 

Бала һәлак булу сәбәпле, “Саксызлык буенча кеше үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен һәм гаеплеләрне ачыклый.

Ташландык биналар балаларны тартып тора

“Татар-информ” журналисты янгын булган урында булды. 



Өлкәннәр янгын урынын караштыра, бу вакыйга турында фикер алыша. “Шулкадәр көчле янды, ут шәүләсе хәтта 16 микрорайонда да күренде. Көек исе дә бик көчле булды. Әле һаман да бар”, - ди бер ханым.


“Озак сүндерделәр. Түбә астында җылыткыч булган, зәһәр химик ис шуннан чыккан диделәр”, - ди икенчесе.


“Арарат” тирәсенә төрле яшьтәге балалар да күп иде. Күрәсең, мәктәптә беренче смена тәмамланган. Балалар түбә калдыкларын карый, ватык тәрәзәләр аша бинаның эченә күз төшерә, ә ишек ачылган җирләрдә бусагадан атлап эчкә дә керәләр.  

Журналистның: “Нигә монда килдегез, бу куркыныч җирдә нинди фаҗига булганын ишетмәдегез әллә?” - дигән соравына балалар: “Шуңа күрә килдек тә инде!” - дип җавап кайтарды.



Балалар инде бина эчен тикшереп өлгергән һәм бу дәһшәтле урынга “экскурсия” уздырырга да риза булып чыкты. “Без монда ничек керергә икәнен беләбез!” – ди балалар. 

Ә сакчылар кайда? Янгыннан соң ишекләрне нигә бикләп куймаганнар? Алар бикләнмәгән булып чыкты. “Арарат” ишекләре чит-ятлар өчен шыр ачык – моңа агентлык хәбәрчесе шәхсән үзе инанды.



“Класста Әминне хөрмәт иттеләр, беркем дә аның турында начар сүз әйтмәс”

Ресторанның арткы өлешендәге тимер баскыч янында 60нчы мәктәптә укучы балалар җыелып тора иде. Һәлак булган малайның ике иптәше шушы юлдан чыгып котылган булса кирәк.

“Бүген безнең мәктәптә чын матәм. Әминнең элекке классташ кызлары ярсып елый. Егетләр дә бу хәлдән транс халәтендә. Ул классташлары арасында абруйлы иде, гомумән, мәктәптә дә аңа яхшы мөнәсәбәттә иделәр. Бөтен сыйныфларда да укытучылар класс сәгатьләре уздырды. Шырпы белән уйнарга ярамый, диделәр. Без болай да беләбез инде, мондый җирләрдә йөрмибез. Менә дустыбызның искә алырга килдек. “Арарат”ка һәм башка җирләргә эчәргә йөргән егетләрне беләбез. Бу ташландык бинаны “пивнушка” дип атыйлар инде. Сыра алалар да "ресторанга" бәйрәм итәргә киләләр. 13 яшьлекләргә эчәргә сатып алу проблема түгел. Берәр танышың аркылы алдырырга була”, - дип сөйләде укучыларның берсе.



Һәлак булган малайның дусты да хисләрен тыеп тора алмады. “Әмин бик яхшы күңелле кеше иде. Ул миңа бик ярдәм итте, моны беркайчан да онытмаячакмын. Тугызынчы сыйныфта укучы малай мине “кыса” башлады – акча талады. Ә ул мине яклап чыкты”, - диде малай.

Малайлар сөйләвенчә, янгынның ничек килеп чыгуы турында мәктәптә төрле сүзләр йөри икән.



“Бездә бүген һәр почмакта чыш-пыш килделәр. Матрас янып киткәч, бөтенесе тәрәзәгә ташланган. Малайлар Әминне тәрәзәдән тартып чыгарырга теләгән, тик ул ычкынып киткән. Чыгып өлгергән малайларның куллары пешкән. Төшеп җиткәч, алар аңа шалтыраткан. Әмин башта кычкырган, ә соңыннан инде трубкасын алмаган...” - дип сөйләде яшьтәше.


Малайны Чаллы зиратында җирләгәннәр. Аны соңгы юлга озатырга барлык классташлары да килгән...

“Уеннан уймак чыгардыгызмы? Сезне ничә тапкыр кудык моннан?”

Укучылар яныннан узып барган пенсионер ханым да шелтә белдермичә калмады: “Уеннан уймак чыгардыгызмы? Сезне ничә тапкыр куып җибәрдек моннан – полиция чакырдык! ППС килү белән төрле якка таралышып бетәсез. Ә соңыннан тагын килеп җитәләр, бал сылап куйганнармыни! Алар түбәгә агач ботагыннан менәләр иде. Без күптән урам җыештыручыдан агачны кисеп ташлагыз дип сорадык. Барыбер түбәгә менү җаен табалар иде”.



Чыннан да, 11 комплекста яшәүчеләр моңарчы да социаль челтәрләрдә “Арарат”ның төрле сәер кешеләр һәм тәртипсез балалар җыела торган притонга әйләнүе турында күп тапкырлар язган.

“Стеналарына язып бетергәннәр, эчендә караңгылык һәм тәртипсезлек. Кич аның яныннан узуы куркыныч. “Арарат” аркасында җәяүлеләргә тротуар да калмады – веранда ясадылар. Ә кешеләр хәзер машина юлыннан йөрергә мәҗбүр. Бу күпме дәвам итәчәк? Берәр нормаль оешмага бирегез бу бинаны яки җимереп ташлагыз”, - дип язган иде кешеләр.


Хәер, шәһәрдә ташландык объектлар аз түгел. Алар Чаллының һәр районында бар. Аларның кайберләре шулай ук кеше үлеменә сәбәпче булды инде. Узган елның августында 61 нче комплекстагы төзелеп бетмәгән ташландык бинада фаҗигале хәл булды. Анда яшүсмерләр күңел ача. 15 яшьлек кыз икенче каттан егылып төшә. Бетонга бәрелеп имгәнә, аңын югалта һәм хастаханәдә вафат була. Бу хәл шәһәр халкының ачуын чыгарган иде. Ташландык биналарны контрольгә алсыннар өчен тагын күпме фаҗига булырга тиеш дип язды алар.



Кызганыч, бер ел узса да бу сорау һаман актуаль булып кала.

Җомга көнне билгеле булганча, Татарстан прокуратурасы масштаблы тикшерү башлаган.

"Күзәтчелек ведомствосы бина хуҗасының янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәвен, җирле хакимият тарафыннан шәһәр төзелеше кагыйдәләренең һәм законнарның үтәлүен тикшерәчәк. Шулай ук балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү системасы органнары һәм суд приставлары тарафыннан кабул ителгән чараларның үтәлешен тикшерәчәк”, - диде агентлыкка Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100