Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яралангач, балаларын искә алды». «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәренең йөрәгенә пычак кадаганнар

news_top_970_100
«Яралангач, балаларын искә алды». «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәренең йөрәгенә пычак кадаганнар
"Татар-информ" архивы

Екатеринбург өлкәсенең Березовский шәһәрендә 25 апрельдә «ашыгыч ярдәм» буенча чакыруга килгән медбратка пычак кадаганнар, ул хастаханәдә үлгән. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте.

28 яшьлек ир-атның фаҗигале үлеме турында хезмәттәше сөйләгән. «20.06 сәгатьтә чакыру килде, бер кеше күкрәгендә авырту сизә, ә бу – инфаркт булырга мөмкин. Бу очракта һәр минут кыйммәтле. Табиблар бригадасы 20.07 сәгатьтә юлга чыга. Степан тәҗрибәле табиб-фельдшер белән бергә авыру янына бара», – ди ул.

Табиблар авыру хатын янына килә, фатир ишеген ачучы булмый. Степан диспетчерга шалтырата, адресны кабат сораша. Диспетчер «ашыгыч ярдәм» чакырган номерга шалтыратып карый, тик җавап бирүче булмый. Алар ишек төбендә озак тора, аннары кисәк кенә ишекне ачалар да, берни әйтмичә, Степанның йөрәгенә пычак кадыйлар. Кич белән ул үлә, дип сөйли хезмәттәше.

«Ишек төбендә чемодан тотып тора, ул 12 килолы. Аннары ишек кисәк кенә ачыла, һәм Степанның күкрәгенә пычак кадыйлар. «Миннән күп итеп кан ага», – ди ул фельдшерга. Үзе бишенче каттан «ашыгыч ярдәм» машинасына кадәр төшә, аны тиз генә хастаханәгә китерәләр. Юлда ул күп кан югалтуын, ике нәни баласы булуын әйтә», – ди мәрхүмнең хезмәттәше.

Хастаханәгә килеп җиткәндә, Степан аңында булмый инде. Табиблар операция ясый, тик егетне коткарып кала алмыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100