"Миннән кеше көләр дип киреләнде": Гүзәл Уразованың уртанчы баласы зур сәхнәгә чыккан
"Миннән кеше көләр дип киреләнде": Гүзәл Уразованың уртанчы баласы зур сәхнәгә чыккан
Кичә Казанда "Балалы солянка" концертында җырчылар Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның кызы Камилә берүзе җырлаган. Моңарчы аның әнисе белән генә җырлаганы булган.
"Камилюшканың кичә зур сәхнәдә дебют чыгышы булды. Моңарчы ул минем белән бергә "Балаларым" җырын җырлый иде. Бик тартынды инде башта, Әни, мин оялам, мин җырлый белмим, миннән кеше көләр дип киреләнде. Аннары үзе белән сөйләшеп аңлатканнан соң җаена төштем тагын. Ярар, Әни! Мин тырышырмын диде!" - дип язган Гүзәл.
"Кызыгыз бик чибәр, тавышы моңлы. Алла бирса, үзегез кебек сәхнәгә чыгар", "И балакаем, микрофоны үзеннән зуррак", "Киләчәктә йолдыз булыр", дип күңелен күрәләр Гүзәлнең инстадашлары.