«Миннән башка кемгә кирәк син, авыл мокыты?!»
Фәнүзә куркып кына тәрәзәгә карады һәм бик киеренке халәттә ирен көтте. Кызык, бүген нинди кәефтә кайтыр икән Ринас? Хатын тагын бер кат фатирга күз төшереп алды. Барысы да чиста кебек инде, әмма ире барыбер бәйләнерлек нәрсә табачак.
Ачкыч борган тавыш ишетелде, Фәнүзә ирен каршыларга дип йөгереп чыкты. Ринас гадәттәгечә төксе йөз белән, кәефсез килеш килеп керде. Хатынына күтәрелеп тә карамады. Фәнүзә исә куркып кына елмаеп куйды.
«Нинди шатлык бар?» — дип мыскыллап сорады ире. Фәнүзә күзләрен еш-еш йомып:
«Син кайтканга шат мин, кадерлем», — диде хатын.
«Бигрәк юләр кыяфәттә син», — диде дә ире кухняга кереп китте.
…Фәнүзә - авыл кызы. Бабасының әбисенә «йодрык сабакларын» бирүен, әтисенең әнисен гел кыйнавын күреп үсте. Бу хәлләрне барысы да ничектер тиеш дип кабул итә иде, беркемнең дә моңа карата соравы булмады.
Көннәрдән бер көнне авылга әнисе янына ялга Ринас кайтты. Нык гәүдәле, озын буйлы, 37 яшьлек ир-ат иде ул. Аны хатыны ташлаган икән, шуңа Ринас авылга үзенә хатын эзләргә кайткан дип күршеләре чыш-пыш килде. Янәсе, аңа дөрес, тәрбияле, әдәпле, ирен хөрмәт итеп яши торган авыл кызы кирәк икән диештеләр. Барысы да аны акчалы, менә дигән шәһәр егете дип уйлады.
Ул вакытта Фәнүзәгә 20 яшь тулган гына иде, балалар бакчасында няня булып эшләгән вакыты. Кыз укытучы булырга хыялланды, әмма гаиләсе аны институтка укырга кертмәде, янәсе, шәһәрдә кызны бозарлар, соңыннан хурлыгын кая куярсың дип борчылдылар.
Ринас тыйнак, озын чәчле, чибәр Фәнүзәгә шундук игътибар итте. Кыз янына килеп сүз катты. Фәнүзә оялды, кызарып чыкты, әмма бу аны тагын да сөйкемлерәк кенә итте. Чынында исә Фәнүзә классташы Илмирга гашыйк иде, әмма ул бу турыда беркемгә дә әйтергә кыймады, серен үзендә генә саклады. Егет армиядә иде, кыз исә аның кайтуын көтте. Һәм барысы да әкияттәге кебек булыр дип хыялланды.
Эштән кайткач, Фәнүзә өйдәгеләрнең ничектер дулкынланып йөрүен сизде. Бактың исә, аларга әнисе белән Ринас килгән булган икән. Фәнүзә аңа кияүгә чыгып шәһәргә китәргә риза булмасмы дип сораган… Ринас патриархаль гаилә турында хыяллана, ягъни хатын-кыз эшләми, хуҗалык алып бара, ирен карый, ә ир-ат гаиләне тулысынча тәэмин итә…
Әбисе исә мондый көтелмәгән бәхеттән елап җибәрде. Алар гомер буе алны-ялны белми колхозда эшләгән, дөнья күрмәгән кешеләр, ә оныклары шәһәр хатыны булып яшәячәк.
«Әмма мин теләмим, мин аны яратмыйм, мин аннан куркам», — диде нишләргә белмәгән Фәнүзә.
«Син нәрсә, акылдан шаштыңмы әллә? Авылдагы кызлар моның турыда хыяллана да алмый, ә син киреләнәсең. Түзәрсең, яши-яши ярата башларсың, — һәм күзләренә ниндидер куркыныч чалымнар чыгарып, — каршы килсәң — рәнҗим!» — диде әбисе.
Фәнүзә калтыранып куйды. Ул әти-әни, әби-бабай рәнҗешеннән дә куркыныч нәрсә булмаганын бик яхшы белә иде.
Нишләсен кыз бала, ризалашты. Авылда гөрләтеп туй уздырдылар. Барысын да кияү үзе түләде. Фәнүзәдән барысы да көнләште, аңа кызыктылар, әмма ул гына агарынып каткан килеш, гаепле елмаеп утырды. Фәнүзәне шәһәргә китәргә әзерләгәндә әнисе дә, әбисе дә кызга үгет-нәсыйхәт бирде.
«Иреңне санла, каршы сүз әйтмә. Бөтен әйткән сүзен тыңла. Ул-бу була калса, безне дә хурлыкка калдырсаң, бел — башка гаиләң дә, әти-әниең дә юк. Безгә кайтып егыласы булма, барыбер куып чыгарабыз», — диделәр.
Менә шундый «изге» теләкләр белән кыз гаилә тормышын башлап җибәрде.
…Ире Фәнүзәне кыйнамады диярлек. Болай, хөрмәт итәргә генә «өйрәткәләде». Фәнүзәнең тәнендәге беренче караянган эзләрен хатын-кызлар консультациясендә табиб абайлап алды. Фәнүзә йөклелек буенча учетка басарга килгән иде.
«Башым әйләнеп киттем дә баскычтан егылдым», — дип алдады Фәнүзә. Чөнки ул өйдәге чүпне урамга чыгарырга ярамый дип уйлый иде.
«Кара аны, кызый, ул „баскычлар“ башыңа да җитәргә мөмкин», — дип ышанмый гына әйтеп куйды тәҗрибәле табиб.
…Ринас каш астыннан гына усал итеп хатынына карады да:
«Кайда өстерәлеп йөрдең тагын?» — дип сорады.
«Консультациядә булдым», — диде Фәнүзә куркып кына.
«Кара аны, аны-моны белә калсам, үтерәм. Исеңдә тот, син миннән башка беркемгә дә кирәк түгел, авыл мокыты. Куып чыгарырмын, урамда катып үләрсең шунда", — диде дә Фәнүзәне этеп җибәрде. Хатын егылды, урындыкка бәрелде. Түзде, эх иткән тавыш та чыгармады. Кечкенә чагында әтисе каеш белән еш «сыйлый» иде, түзем ул, күнеккән.
Бала табар вакыты җиткәндә ире Фәнүзәгә торган саен ныграк каныга башлады.
«Нишләп тавык кебек йөрисең? Әнә, авылда хатыннар кырда бала тапкан әле, ә син…» — дип җилтерәтеп этеп җибәрә иде.
Бала туарга бер ай кала Ринас эчеп кайтты. Эштә елмаерга һәм ягымлы булырга кирәк, ә заказчылары аның кәефен кырган иде. Өйдә түзеп тормаса да ярый бит. Ә монда аның кайтышына ялкау хатыны йоклап ята, савыт-сабаны да юмаган. Эче тарта, имеш. Менә хәзер пычрак савыт-саба өелгән өстәл өстенә бәреп салыр да, күрмәгәнен күрсәтер. Аңлар эч тартуның ни икәнен... Алайса бөтенләй азды, берни эшләми.
…Көчле сугудан Фәнүзә вакытыннан алда бала тапты. Бик авырлык белән тапты ул аны. Бала тапканда Фәнүзә вафат булды. Кызы бик зәгыйфь булып туды, әмма перинаталь үзәктә аны бик яхшы карадылар, бәләкәч тернәкләнеп китте. Аны әбисе һәм Фәнүзәнең әбисе авылга алып кайтып китте. Әгәр оныкларын да шулай ук тәрбияләсәләр, куркыныч...
Ә Ринас бернинди тикшерүгә дә эләкмәде. Фәнүзә белән булган хәлләрне бәхетсезлек очрагы дип кенә калдырдылар. Ринас исә тагын үзенә яңа «дөрес» хатын эзләүдә.