Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Министрлыкка рәхим ит» — Илсөя Бәдретдинова укытучы образында фотога төшкән

Җырчы инстачылардан нинди укытучыга охшавы турында сорап язган.

news_top_970_100
«Министрлыкка рәхим ит» — Илсөя Бәдретдинова укытучы образында фотога төшкән
«Татар-информ» архивы

Илсөя Бәдретдинова укытучы образында фотолар куйган.

«Гомерем буе укытучыларның сабырлыгына сокланып яшәдем. Әле бер баланы, үзеңнең балаңны тәрбияләргә дә күпме сабырлык, акыл кирәк… Ә монда дистәләгән кеше баласы турында сүз бара.

Әз генә усал, әз генә йомшак, әз генә сабый, әз генә психолог, хәтта әз генә «әни» булырга кирәктер, мөгаен. Бик хөрмәтле профессия!

Минем бер классташның гел костюмнан йөри торган укытучы абыйны урамда трико кигән килеш куреп, шаккатып: «Безнең укытучы абый тезе чыккан трико кигән иде», — дип сөйләгәне истә калган.

Укытучы, димәк гел костюмнан, гел тәртипле. Мин укытучы була алмас идем. Ә менә бу фотоларда кайсы фән укытучысына охшаган? Нидер бар бит инде», — дип язган җырчы.

Инстачылар җырчыны барлык фән укытучыларына да, мәктәп директорына да охшатып бетергән. Кайберәүләр җырчыны Мәгариф министрлыгына тәкъдим иткән: «Син кемнән ким, министрлыкка рәхим ит», «Сезнең образ мәгариф министрына туры килә».

«Бу кибеттә гади укытучы киенә алмый», — дип образның шактый кыйммәткә төшүенә ишарә ясаган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100