Министрдан яшьләргә киңәш: «Эшмәкәр булырга теләсәгез, заводка эшкә керегез»
25-29 июльдә Биләрдә «Сәләт» чатыр лагере базасында «Киләчәк һөнәрләре» форумы узды. Форум 9-11 сыйныфларда укучы 600дән артык укучыны - булачак абитуриентларны берләштерде. Биредә катнашучы яшьләр Республиканың сәнәгать потенциалын үстерү өчен кадрлар резервына керәчәк.
«Сәләт» лагере турында ишетмәгән кеше юктыр. Үземнең анда сәлкеш булып барганым юк, әмма танышларым сөйләвенчә, яңа дуслар табу, татар мохитенә «чуму» өчен бу лагерь – бик шәп урын.
Сәлкеш булып бармасам да, эш буенча «Киләчәк һөнәрләре» форумының соңгы көненә барырга насыйп булды. «Сәләт» территориясенә керүгә, андагы масштаб шаккаттыра. Чатыр арты чатыр тезелгән, ерактан чебешләргә охшап торган сары футболкалы балалар йөгерешә, әйдаманнар кайнаша.
Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башка кунаклар килүгә башланып китте. Беренче чиратта алар Татарстанның төрле сәнәгать предприятиелары оештырган мастер-классларны карап чыкты. «Сәләт» аланында «Сибур», «Алабуга Политех», «Татэнерго» һәм башка предприятиелар чатырларын урнаштырган иде, балалар алар белән бергәләп электр да булдырды, төрле химик экспериментлар да эшләде. Боларны күреп, Олег Коробченко елмаеп: «Барлык химиклар – миллионерлар, уйланыгыз», – диде.
Фото: © «Сәләт» лагеренең матбугат хезмәте тәкъдим итте
«Күккә күтәрелер өчен, җирдә ничек икәнен белергә кирәк»
Чараның иң кызыклы өлеше – ачык дискуссия булды. Анда Олег Коробченко, КГЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов, «Алабуга Политех» җитәкчесе Эльвира Фомина, Россия Кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева һәм башкалар катнашты. Әлеге «түгәрәк» сөйләшү процессында балалар кунакларга үзләрен борчыган сорауларны бирделәр.
Фото: © «Сәләт» лагеренең матбугат хезмәте тәкъдим итте
Беренче «Сез белемегез буенча кем һәм шул юнәлеш буенча эшлисезме?» дигән сорауга җаваплар аеруча кызык булды. Министрлар, бизнесменнар, ректорлар арасында белеме буенча инженер, төзүче, хәрби хезмәтче, лингвист – тәрҗемәче булучылар да бар икән. Олег Владимирович балачактан үз алдына якты киләчәк ясау максатын куйган. Аның сүзләренчә, ул беренче двигательләр ясый торган предприятие ача, аннары аны киңәйтә, ә хәзер ул – министр.
КГЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов хәзер узе эшли торган университетта энергетикка укып чыккан, балачакта министр булырга хыялланган. «Ярый әле министр булмадым», – дип шаяртты ул.
Фото: © «Сәләт» лагеренең матбугат хезмәте тәкъдим итте
Тормышыбызга бик тиз кереп киткән ясалма фәһем темасы дә игътибарсыз калмады. «Ясалма фәһем кайбер һөнәрләрне тулысынча алыштырмасмы икән?» – дип сорады 9 нчы сыйныфны тәмамлаган Камилла.
«Ясалма фәһем – сәнәгатьтә булырга тиешле иң төп әйбер түгел. Һәр предприятиенең төп максаты ул – иң яхшы товар җитештерү. Ясалма фәһем бары тик конкурентларны узу өчен бер корал гына булып тора», – диде Олег Коробченко.
Шуңа өстәп, министр бераз шаяртып та алды. «Ясалма фәһем барлык һөнәр ияләрен, мисал өчен, түрәләрне алыштыра алмаячак, чөнки кем дә булса компьютер алдында утырырга тиеш бит», – диде ул көлеп.
Тимур Сөйләманов ясалма фәһем куллану өчен, кешенең үзендә интеллект булырга тиеш булуын әйтте. Аның сүзләренчә, ясалма фәһемнең куркыныч ягы да бар – ул кешенең акылына тәэсир итә, аны хәтта ялкауландырырга мөмкин.
Фото: © «Сәләт» лагеренең матбугат хезмәте тәкъдим итте
Кубаньнан килгән Марк яшь бизнесменнарга, эшмәкәрләргә терәк кайдан табарга соң, дип сорады.
Олег Коробченко аңа: «Эшмәкәр булырга теләсәгез, заводка эшкә керегез. Гади генә эшчедән сез генераль директор да булып куя алачаксыз. Күккә күтәрелер өчен, җирдә ничек икәнен белергә кирәк», – дип җавап бирде.
«Һәр һөнәр дә кирәкле, алар барысы да мөһим»
Сәгатьтән артык вакыт эчендә балалар үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавап алдылар. Тик вакыт тыгыз булу сәбәпле, һәр сәлкешнең һөнәр сайлау юнәлешендәге проблемаларына игътибар биреп өлгереп булмады. Кемнеңдер әти-әнисенә авырлык китерәсе, түләүле уку йортына керәсе килми, әмма балачак хыялына тугры каласы килә, кемгәдер әти-әнисе бала үзе теләгән җиргә укырга керергә рөхсәт бирми. Бер караганда, 17 яшьлек бала үзенең киләчәктә кем булырга теләвен кайдан белсен инде, дигән уйлар да килә. Нәкъ шушы проблеманы чишү өчен оештырылган да инде әлеге форум. Әти-әниләр балаларының хыялларына каршы килмәсеннәр, канатларын сындырмасыннар иде шул. Теләмәгән җирдә уку, эшләү бик авыр, диләр.
Дискуссиядән соң форумның ябылу тантанасы булды.
Иң беренче сүз Олег Коробченкога бирелде.
«Дуслар, сезгә Казаннан зур сәламнәр алып килдем. Без әле генә чатыр эчендә җыелып утырып, киләчәктә нинди һөнәрләр кирәк булачагы турында әңгәмә кордык. СССР вакытларында безне «һәр һөнәр дә кирәкле, алар барысы да мөһим», – дип өйрәттеләр.
Безнең телефоннарны, кулымдагы микрофонны һәм Зәй ГРЭСын нәрсә бәйли икәнен беләсезме? Әйе, чыннан да электр бәйли. Әгәр кинәт кенә электроэнергия бетсә, заводлар да, суыткычлар да һәм башкалар да эшләми башлаячак. Бездәге электроэнергия – иң сыйфатлысы, яхшысы һәм очсызы, ул бездә гел бар. Сезгә бер әйбер әйтәсем килә: сәнәгатьтә электроэнергия ул – кеше рухы кебек. Рух булмаса, кеше мәеткә әйләнә, ә электроэнергия булмаса, заводлар тукталачак.
Сәнәгатьнең юнәлешләре күп, сездә кирәкле һөнәрне сайлап алып, киләчәкне төзү мөмкинлеге бар. Тимурга безнең киләчәгебезне булдырган өчен рәхмәт», – диде ул.
Фото: © «Сәләт» лагеренең матбугат хезмәте тәкъдим итте
Тимур Сөйләмәнов кунакларга рәхмәтен җиткерде.
«Форумда катнашучыларыбыз бик күп, һәммәгезнең сорауларына җавап биреп өлгермәсәк тә, кайберләрегезнең шәхси сорауларына җавап биреп, ярдәм итә алдык. Сәгатьтән артык кунакларыбыз үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, сезгә төпле киңәшләрен бирде, рәхмәт аларга», – диде ул.
«Алабуга Политех» җитәкчесе Эльвира Фомина форумда катнашучыларга уңышлар теләде.
«Илебез киләчәгенә нәкъ сез үз өлешегезне кертүгә ышанам. Моның өчен бездә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Сез дөрес юлда, чөнки критик фикерләү, төркемдә эшләү алымнарын үзләштерәсез, үзегездә лидерлык сыйфатларын үстерәсез. Һәрберегезне уңышка ирешкән кешеләр рәтендә күрәсе килә, уңышлар сезгә», – диде ул.
Фото: © «Сәләт» лагеренең матбугат хезмәте тәкъдим итте
Эдвард Абдуллаҗановның сүзе кыска булды.
«Дөньяда энергетик һөнәреннән дә яхшырак һөнәр юк. Сезгә, балалар, зур уңышлар теләп калам», – диде ул.
Булачак һөнәреңне сайлау җиңелләрдән түгел. Иң мөһиме – йөрәгеңне тыңларга, бернигә дә карамый хыялларыңа тугры калып, куелган максатларыңа ирешергә кирәк.