news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Министр: «Якын киләчәктә ана капиталы күләме 1 млн сумнан артачак»

news_top

Якындагы елларда Россиядә ана капиталы күләме 1 млн сумнан артып китәчәк. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде. ТАСС шул хакта яза.

«Ана капиталы ел саен индексацияләнә, һәм якындагы елларда ул 1 млн сумнан артып китәчәк», – ди федераль ведомство җитәкчесе.

«Бу, минемчә, торак программаларында катнашырга, торак сатып алу өчен беренчел кертемне формалаштырырга ярдәм итә торган бик әһәмиятле ярдәм», – ди ул.

Министр ассызыклаганча, күп балалы гаиләләр өченче бала туганда ипотека түләү өчен тагын 450 мең сум алу мөмкинлеге бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар