news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Министр урынбасарының бөтен хатыннарының, биш баласының милегенә арест салганнар

news_top

Россия оборона министры урынбасары Тимур Ивановның бөтен активларына һәм хисапларына арест салганнар. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Моңа кадәр Мәскәүнең Басманлы суды Тимур Ивановны кулга алды. Башкала суды Тимур Ивановның һәм аның туганнарының күчемсез милегенә, активларына, банктагы хисапларына чикләү чаралары билгеләде, дигән ТАССның хокук саклау органнарындагы чыганагы.

«Аңа, аның хатынына, аның элеккеге хатыннарына, 5 баласына, шул исәптән тәрбиягә алынганнарына, теркәлгән бөтен милеккә башкала суды арест билгеләнде. Бу – Ивановны гаепле дип таныган очракта тәэмин итү чаралары максатыннан эшләнә», – дигән агентлык чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар