Мәктәп укытучысы атнасына 36 сәгатьтән артык эшләргә тиеш түгел. Бу турыда Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Петербург халыкара икътисади форумында РИА «Новости» хәбәрчесенә әйткән.
«Гомумән алганда, безнең Хезмәт кодексы буенча 36 сәгать (атнасына – ред.), 36 сәгатьтән артык түгел. Ләкин вакытның бер өлешен дәфтәр тикшерү, укучылар белән эшләү, дәрескә әзерләнү, индивидуаль эшчәнлек ала. Безнең хисаплар буенча уртача йөкләмә 1,4 ставкадан артмаска тиеш», – ди министр.
Аның сүзләренчә, укытучыларга хезмәт хакын югары йөкләмәне исәпкә алып арттырырга кирәк.