news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Министр: «Быел Татарстанда язгы чәчү 1,7 млн гектар мәйданда башкарылырга тиеш»

news_top
Министр: «Быел Татарстанда язгы чәчү 1,7 млн гектар мәйданда башкарылырга тиеш»
Фото: «Татар-информ»

Быел Татарстанда язгы чәчү 1,7 млн га мәйданда башкарылырга тиеш. Язгы кыр эшләренә әзерлек турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.

Язгы чәчүне 1,7 млн га мәйданда башкарылырга тиеш. 23 марттан 27 мартка кадәр районнарда Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге һәм Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы кыр эшләренә комплекслы әзерлеген тикшерделәр. Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Тукай һәм шулай ук башка районнар хуҗалыкларында әзерлек югары дәрәҗәдә, диелә хәбәрдә.

Бу атнада 9 район хуҗалыклары тукландыруга кереште. Бүгенгә 1323 га уҗым культуралары һәм 595 га күпьеллык үләннәр тукландырылган. Бердәм старт алу һәм уңдырышлылык потенциалын саклап калу өчен 485 мең га көзге культураларны һәм 309 мең га күпьеллык үләннәрне кыска срокларда тукландырырга кирәк. Көнгә 40 мең га чәчелсә, барлык чәчүне төгәлләү өчен 20 көн кирәк булачак.

Быелгы уңыш өчен 395 мең тонна минераль ашлама сатып алынган. Уртача алганда, бер гектар чәчүлеккә 67,7 кг ашлама тупланган. Соңгы 2 атнада өстәмә рәвештә 49 мең тонна сатып алынган - бу гектарга 6 килограммнан артык.

Бөртекле сабан культуралары белән тәэмин ителеш 128% тәшкил итә. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» («Россельхозцентр») филиалы тарафыннан 250 мең тонна ашлык ягъни 100%тан артык чәчәргә яраклылык сыйфатына тикшерелгән. 2 атна эчендә динамика +8%. Сатып алына торган орлыклардан: кукуруз 91% , көнбагыш 91% һәм шикәр чөгендере 100% контрактлаштырылган. Орлыклар кайтару график буенча бара, диелә әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар