Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Министр буласың киләме? Дәүләт хезмәтендә эшләү өчен нинди булырга кирәк?

Россия төбәкләре Татарстанның дәүләт органнарын белемле кадрлар белән тәэмин итү тәҗрибәсен өйрәнә. 

news_top_970_100
Министр буласың киләме? Дәүләт хезмәтендә эшләү өчен нинди булырга кирәк?

Татарстан бик күп күрсәткечләр буенча алдынгы төбәкләр рәтендә тора. Республиканың икътисады үсә, социаль тармакка зур игътибар күрсәтелә, җәмәгать урыннары төзекләндерелә. Болар - республиканың һәр тармагы өчен җаваплы дәүләт органнарында эшләүче тәҗрибәле идарәчеләрнең дә казанышы.

Татарстанның лидерлар командасына ничек кушылырга? Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментында бу хакта тәфсилләп сөйләделәр.

Бүген дәүләт органнары алдында зур бурычлар тора. Шуңа күрә дәүләт хезмәтендә белемле, намуслы, законнарны хөрмәт итә һәм аны саклый, халык ихтыяҗларын тоя торган кешеләр эшләве мөһим. Республика Хөкүмәте, беренче чиратта, талантлы яшьләрне барлый башлады. 

2018 елда Татарстанның дәүләт хезмәте турындагы законына үзгәрешләр кертелгән иде. Бүген әле яңа гына диплом алган яшьләр дә дәгъва кылырлык вазифалар саны артты.

Кадрларны ничек сайлыйлар?

Дәүләт хезмәтенә урнашканда бәйге сынаулары аша узарга кирәк. Башта бердәм дәүләт тестларын тапшыралар. Ул Россия һәм Татарстан Конституцияләре, ришвәтчелеккә каршы кануннар, дәүләт хезмәте турындагы законнар, шулай ук рус телен, компьютерда эшли белүне ачыклый торган сораулардан гыйбарәт. Барлыгы - 50ләп сорау. Тестны үтү өчен 60 минут вакыт бирелә. Әгәр кеше 60-100 балл җыйса, тестны узган дип санала.

Тест тапшырганнан соң аның нәтиҗәләре Кадрларның бердәм мәгълүмати системасына кертелә. Бәйгенең алдагы сынауларын узарга теләгән кеше теге яки бу дәүләт органының кадрлар хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Биредә аңа эссе яки реферат язу, тест тапшыру, гамәли эш башкару кебек биремнәрне үтәргә туры киләчәк.

- Конкурс комиссиясе әгъзалары бу биремнәрнең нәтиҗәләре белән таныша. Аларның бәяләмәсе гадел булсын өчен әлеге биремнәрне кемнәр үтәгәнлеге, исем-фамилияләре күрсәтелми, авторлар номерлар белән генә билгеләнә, - диде Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты бүлегенең баш киңәшчесе Резеда Гыйльмиева.

Яңа кешеләрдән тыш, мондый тестны җитәкче вазифасына дәгъва кылучы хезмәткәрләр һәм аттестация үтүче дәүләт хезмәткәрләре дә уза.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Гөлфия Сафина дәүләт хезмәтендә инде 20 елдан артык эшли. Аның чираттагы аттестацияне узар вакыты җиткән, ләкин моңа кадәр, һичшиксез, тест тапшырырга кирәк. Гөлфия сүзләренчә, ул моңа ныклап әзерләнгән – дәүләт хезмәте, коррупциягә каршы тору турындагы законнарны һәм үзе эшли торган өлкәдәге төп документларны тагын бер кат күздән кичергән.

Әлеге сынауны белемнәрне яңарту һәм законнардагы үзгәрешләрне белеп тору мөмкинлеге буларак кабул итәм, диде ул. Бу юлы Гөлфия тестны 90 баллга тапшырган.

Бөтен мәгълүматны туплаган үзәк

Соңгы елларда Татарстанда хакимият органнарына кадрлар сайлау өлкәсендә саллы гына тәҗрибә тупланды. Дәүләт органнарына эшкә урнашырга теләгән кешеләр турында бөтен мәгълүмат Персоналларны сайлау һәм бәяләү үзәгендә җыела. Бу – Россия өчен үзенчәлекле тәҗрибә. Әлеге базага эләгү өчен, анкета тутырып, резюме җибәрергә кирәк.

Мәсәлән, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгының мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Марина Епифанцева да шушы мөмкинлектән файдаланган. Ул дәүләт хезмәтендә 2015 елдан эшли, ә элегрәк төрле предприятиеләрдә хезмәт куйган.

- ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе вазифасына кандидат эзләп, Персоналларны сайлау һәм бәяләү үзәгенә игълан биргән булган. Ә анда минем резюмены күреп, агентлыкка хәбәр иткәннәр. Нәтиҗәдә, мине танышырга чакырдылар, - дип искә ала Марина.

Кандидатурасы кадрлар резервына кертелгәннән соң, бәйге сынауларын уңышлы узып, Марина агентлыкка эшкә урнашкан.

- Дәүләт органнарындагы кадрлар бүлеге белән чагыштырганда, Персоналларны сайлау һәм бәяләү үзәгендә кандидатлар сайлау белән шөгыльләнүчеләр нәтиҗәлерәк эшли кебек тоелды. Алар алдынгы карашлы белгечләрне күрә белә, - дигән фикердә Марина Епифанцева.

Әлбәттә, әлеге Үзәк базасында резюмең сакланган өчен генә дәүләт органнарына эшкә чакырачакларына гарантия юк. Беренче чиратта, бу – төрле ведомстволарның кадрлар бүлеге белән элемтәгә керү, үзеңне күрсәтү мөмкинлеге.

Кадрлар резервына ничек эләгергә?

Татарстанда дәүләт органнарын белгечләр белән тәэмин итү өчен кадрлар резервы системасы кулланыла. Кадрлар резервында исәптә торган кеше өч ел дәвамында бернинди тестлар узмыйча да теләсә кайсы дәүләт органындагы вакансиягә дәгъва кыла ала. Моннан тыш, хәзерге вакытта дәүләт хезмәтендә эшләгән кеше дә, чираттагы аттестациясен уңышлы үткән очракта, кадрлар резервына кертелә.

Бүген Татарстан Президенты Аппаратында эшләүче Айдар Хәсәнов кадрлар резервына Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты конкурсында җиңгәч эләккән.

- Үз-үземне сынап карар өчен Татарстанның кадрлар резервына гариза биргән идем. 2018 елда мине исәпкә алдылар һәм Татарстан Президенты Аппаратында вакансия тәкъдим иттеләр. Мин шунда ук ризалаштым, - диде Айдар.

Ул мондый системаның эш бирүче өчен уңайлы булуын һәм кирәкле белгечләр эзләүне тизләтүен әйтә.

Стажировка мәйданы

Татарстанда гамәлгә ашырыла торган кадрлар сәясәте һөнәри осталыкны үстерүне максат итеп куя. Республика башка илләр һәм коммерцияле структуралар тәҗрибәсен өйрәнә. 2017 елда Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Татарстанны «HR-практикум», ягъни кадрлар белән эшләү тәҗрибәсе өлкәсендә стажировка мәйданчыгы итеп сайлады (HR (эйчар) – инглизчәдән «human resources» – кеше ресурслары).Ике ел эчендә республика тәҗрибәсен 52 төбәк вәкилләре өйрәнде.

Хабаровск крае губернаторы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре департаментының профессиональ үсеш секторы мөдире Ксения Аксаментова да узган ел Татарстанга шундый максат белән килеп киткән.

- Казанда кадрларны сайлау һәм бәяләү, һөнәри үсешкә кагылышлы программалар гамәлгә ашырыла. Шуңа күрә Татарстанга барырга кирәк дигән карарга килдек, - диде Ксения.

Ул Хабаровскида хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү курсларын камилләштерү өчен күп кенә яңалыклар белгән.

Бәйгеләрдә катнашырга кирәк

Татарстанда 2014 елдан бирле дәүләт структуралары хезмәткәрләре өчен «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре» бәйгесе үткәрелә. Анда үз дәүләт органнарында иң яхшы дип саналган идарәчеләр катнаша. Башта барлык катнашучылар да тест уза, диктант яза, гамәли биремнәр үти. Аннары конкурсантлар проектлар әзерли, шуннан соң аларны Татарстан җитәкчелегенә тәкъдим итәләр.Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты 12 җиңүчегә дипломнар тапшыра. Лауреатлар акчалата бүләкләнә.

Адилә Хәйруллина 2018 елда бишенче бәйгедә катнашкан һәм «Тармакара идарә» номинациясендә җиңгән. Ул дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру өлкәсендә дәүләт программалары белән идарә итүгә кагылышлы проект тәкъдим иткән.

- Дәүләт органнарында белемле, югары квалификациясе, җаваплы һәм инициативалы кешеләр эшләвенә тагын бер кат инандым. Бәйгедә катнашкан һәркем иң яхшысы булырга лаек, - диде Адилә Хәйруллина.

Бүген ул Татарстан Президенты Аппаратында эшли.

Хезмәт юлы

Сентябрь аенда Татарстанда берничә министрның яңа урынбасарлары билгеләде. Мәсәлән, Айрат Шиһапов республиканың экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары итеп билгеләнде. Ул хезмәт юлын 2012 елда университет тәмамлагач, Урал федераль округы буенча Росприроднадзорда белгеч-эксперт буларак башлый. 2016 елда Екатеринбургтан Казанга күченә. ТР Экология һәм табигый министрлыгының Үзәк территориаль идарәсендә консультант булып эшли. 2017 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан тыңлаучысы» IV Республика бәйгесендә җиңә.

Җаваплы эш

Дәүләт хезмәтендә яңа гына эшли башлаган һәрбер хезмәткәр КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә квалификациясен күтәрә. Анда дәүләт хезмәте, гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турындагы законнарны аңлаталар, бер команда булып эшләү осталыгына өйрәткән тренинглар уздырыла.

Дәүләт хезмәтендә эшләү – зур җаваплылык. Дәүләт хезмәткәрләренә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә, чит ил банкларында счетлар ачарга ярамый. Алар керемнәре һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтлары турында ел саен белешмәләр бирә, эш урынында киенү таләпләрен саклый. Хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тотышына да югары таләпләр куела.

Дәүләт хезмәте – ул бердәм команда эше. Анда актив гражданлык позициясенә ия белемле һәр белгеч өчен урын бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100