news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Министр: 31 декабрьне ял көне итәргә тырышырбыз

news_top

Хезмәт министрлыгы 2026 елның 31 декабрен ял көне итеп билгеләргә тырышачак. Бу турыда хезмәт министры Антон Котяков РИА «Новости»га әйткән.

«2025 елда 31 декабрь ял көне була. 2026 елда да шулай эшләргә тырышырбыз», – дигән министр.

Котяков ассызыклаганча, календарь формалаштырганда 31 декабрьне ял көне итү идеясен истә тоталар. Бу – бәйрәмгә әзерләнергә һәм гаиләдә бәйрәм табыны оештырырга мөмкинлек бирәчәк, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар