news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Минималь хезмәт хакы күләме артачак

news_top

Петербург Халыкара икътисади форумында Хезмәт министрлыгы җитәкчесе Антон Котяков хезмәт хакы өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) артачагын әйтте. Бу турыда РИА «Новости» яза.

Аның сүзләренчә, 2026 елда Хезмәт хакы өчен түләүнең минималь күләме 27 мең сумнан артык булачак.

«Хезмәт өчен түләү дәрәҗәсе динамикасын исәпкә алып, 2026 елда МРОТ 27 мең сумнан артачагын күрәбез», – ди министр.

Хезмәт хакы өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) – кеше стандарт шартларда (тулы ставкада эшли, бөтен сәгатьләрен/сменаларын эшләгән һәм башкалар) башкарган эше өчен ала торган гарантияләнгән сумма. Аның күләме физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) исәпкә алмыйча билгеләнә, ягъни хезмәткәр кулына башлангыч суммадан 13 процентка кимрәк ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар