Чаллыдан кул остасы Фоат Закиров: «Шәйхразыевка бүләк ясарга өлгермәдем – ул күчеп китте»
Фоат Закиров 25 мәчет макетын ясаган. Коллекциясенең энҗесе – үзенең юбилеена дип махсус ясаган Кол Шәриф мәчете макеты.
Фоат Закировның эшләрен мин Чаллы пенсионерлары иҗаты күргәзмәсендә күрдем. Аның эшләнмәләре яныннан тукталмыйча китү мөмкин түгел иде. Миниатюр һәм нәфис эшләнгән эш коралларын, йорт һәм мәчет макетларын, авыл хуҗалыгы техникасын игътибар белән карыйсым килде. Менә чәнти бармак зурлыгындагы велосипед, аның хәтта руль һәм тәгәрмәчләре дә хәрәкәтләнә, күп санлы детальләрдән җыелган мотоцикл макеты, түбәсе ачыла торган авыл йорты һәм башкалар. Осталыгына сокланмау мөмкин түгел.
Оста агачны уеп ясау белән күптән, әле Плесецк космодромында хезмәт иткән вакытта ук шөгыльләнә башлаган.
«Командирга барлык җиһазлар һәм ракеталары белән ракета мәйданчыгы макеты кирәк булды. Бу эшне миңа йөкләделәр, чөнки армиягә алынганчы урман хуҗалыгында эшләвемне беләләр иде. Шуңа агач белән эшли алырмын дип уйлаганнардыр. Һәм мин чыннан да булдырдым. 40 елдан артык көндәлек эшләрдән ял иттерә торган иҗади мавыгуым шулай башланды», – ди ветеран.
Пычак алып нидер ясау өчен сәбәп һәрвакыт табылып тора. Балалары бакчага киткәч, аларга агач уенчыклар, юкәдән Шүрәле кебек әкият персонажларын уйган. Бакчага барлык җиһазлары һәм кирәк-яраклары белән татар кухнясының миниатюр макетын бүләк иткән. Хәтта кечкенә генә чәнечке, кашык, пычакка кадәр ясап куйган.
«Ул чактагы мэрыбыз Васил Шәйхразыевка велосипед макеты бик ошады. Аңа бүләк итмәкче идем – өлгермәдем, ул Казанга күчеп китте. Велосипедны ясап, аны танышы аша юлладым. Ә аны урлаганнар. Тагын ясарга туры килде, һәм ул, ниһаять, адресатка барып җитте», – дип сөйли оста.
Улы танк училищесын тәмамлаган дустына легендар Т-34 танкы макетын бүләк иткән, аның чылбыры да хәрәкәтләнә. «Хәзер бу макет Орлов өлкәсе хәрби комиссары кабинетын бизи», – ди ул.
Туган һәм үскән Сабабаш авылын сагыну авыл тематикасы белән мавыгуга китергән. Ат скульптурасын кисеп, арба һәм чана ясаган. Җигелгән атлар белән композицияне халыкка күрсәтү өчен, аны республика телевидениесенең «Манзара» тапшыруына чакырганнар. Аннан соң ул йорт һәм мәчет макетларын да эшләп куйган.
«Башта, хәтеремдә калганча, ишегалды белән бергә туган йортымның макетын ясадым. Күптән түгел Габдулла Тукайның туган авылы Кырлайга шагыйрь туган йортның барлык корылмалары, коесы һәм авыл хуҗалыгы җиһазлары белән макетын җибәрдем. Бу макет хәзер яңартылган Тукай музеенда тора. Минем эшләремне интернетта Яшел Үзәндә яшәүче бер кеше күреп алган, һәм ул туган йортының макетына заказ бирде. Анда 10 бала үскән, ди. Аны ул җибәргән фотосурәт буенча ясадым», – дип сөйли ветеран.
Миниатюралар ясаучы мәчет макетлары белән дә дан казанган. Аның исәбендә алар инде 25тән артык. Бүләк сыйфатында алар Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләренә таралган. Алар республика, Оренбург һәм Самара өлкәләре музейларында да бар. Кол Шәриф мәчете макеты бу коллекциянең үзенчәлекле энҗесе булып тора, аны ветеран үзенең юбилеена әзерләгән.
Чаллы ветеранын хәйрияче дип тә әйтергә була. Үз эшләрен ул гадәттә бүләк итә. Тагын ул «Доверие» тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән шөгыльләнә. Инструментларны авырлык белән тоткан яшүсмерләр белән эшләү җиңел түгел. Шуңа да карамастан, ул аларны, сабырлык белән, агачтан эшләнмәләр ясарга өйрәтә һәм аларның уңышларына шатлана.
«Беркайчан да эшсез утырмыйм. Я бакчада маташам, я агачтан нәрсәдер кисәм. Мин бер минутымны да әрәм итмим. Оныкларымны театр студиясенә алып барам. Дәресләр беткәнне көткәндә дә, кулыма пычак тотып, чираттагы эшләнмәне ясыйм. Юкә белән эшлим. Бу – йомшак һәм уңайлы материал. Куллар белән эшләгәндә, яраткан эш белән шөгыльләнгәндә, күңел тынычлана һәм ләззәт бирә», – дип сөйли оста.
Чыганак: «Челнинские известия», Илиса Ганеева