Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миңгол Галиев җырларга өйрәтә: көлмичә чыдый аласызмы?

​​​​​​​«Идел» яшьләр үзәгендә Татар яшьләре көннәре дәвам итә. Бүген «Интертат» хәбәрчесе ТР халык артисты Миңгол Галиев биргән мастер-класста булып кайтты. Татарстанның халык артисты вокал буенча биргән дәрестән репортаж – игътибарыгызга!

news_top_970_100
Миңгол Галиев җырларга өйрәтә: көлмичә чыдый аласызмы?
Ильяс Хаҗиев

«Идел» яшьләр үзәгендә Татар яшьләре көннәре уза. Аның кысаларында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татарларга, бүтән чаралардан тыш, җыр, тегү, бию һ.б һөнәрләр буенча төрле мастер-класслар да үткәрелә.

Дәрес башланырга 5 минут. Зал Миңгол абыйны көтә. Тиздән ишек янында ул да күренде. Зал аны алыкышлар белән каршылады. Аны монда яраталар, түбәтәйдә йөргән бердәнбер кеше булганга да, кызык мастер-класслар биргәнгә дә, юмор кешесе булган өчен дә... Бабай инде, чын татар бабае!

Мастер-класска язылган һәр кеше дәрес дәвамында үзе теләгән бер җырны башкарырга тиеш иде. Миңгол абый теория сөйләп интектерми, барысын практика барышында күрсәтә.

Бүген җырланган җырларның киңлеге дә гаять зур иде: Салаваттан башлап «Расплескалась синева, расплескалась»ка кадәр.

Ә Миңгол абый җырлар алдыннан тавыш өстендә ничек эшләргә кушканлыгын видеода карый аласыз.

Дәрес биргәндә, Миңгол абый һәркемне камерага төшерә. Нәрсәгә кирәклеген генә әйтми. Башта Миңгол абый үзе төшереп маташты, аннан камераны бер кызга тоттырды, ләкин кыз төшермичә утырган икән. Яшьләр инде. Миңгол абыйныкы кебек «раритетный» камерага ияләнмәгән бит хәзерге яшьләр.

Мастер-класска килүчеләрнең һәрберсе җырлаганнан соң, Миңгол абый кызык әйберләр дә сөйли: «Мин менә, мәсәлән, сәхнәгә чыккач, тамашачыларымның һәрберсен сөйгән кызым кебек яратам, чөнки аларның өйләрендә 77 канал бар, ә алар, акча түләп, мине тыңларга киләләр!».

Мастер-класс барышында берничә тапкыр «Туган тел» дә җырланды. Нәрсәсе кызык, беренче куплетны бөтен кеше яттан җырлый, ә икенчесендә инде проблемалар башлана. Туган тел!

Бер малай, тырышып, «Бәхеттә-шатлыкта» җырын җырларды. Миңгол абый, аны туктатып, тагын кызык әйберләр сөйли башлады: «Берсендә безгә Ташкенттан бу җырны җырларга килгәннәр иде. Менә алар шул җырның соңгы юлын, кычкырып: «Тазалыкта, байлыкта!» дип җырлыйлар иде, һәм ул сүз шулай кереп тә калды. Мин шуннан соң уйлана башладым, чөнки алай булырга тиеш түгел бит ул! «Байлыкта» сүзе урынына «муллыкта» дигән сүз торса, матуррак булыр иде бит! Чөнки «муллыкта» сүзе ул эчке яктан да, тышкы яктан да байлыкны күрсәтә, ә болай җырлаганда, ул акча турында гына кебек яңгырый!»

Шулай ук Миңгол абый килүчеләргә 16 октябрьда үзенең концерты булачагын искәртте. Шуның өчен килегез, дәресләр кызык уза! Ә Миңгол абыйның концертларына килсәгез, ул сезне инде әйткәнечә: «Сөйгән кызын яраткан кебек яратачак!..»

Мастер-класс шулай ахырына да якынлашты. Миңгол абый Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яшьләргә: «Казанда булсагыз шалтыратыгыз, бергә очрашырбыз, җырларбыз! Сез бит минем шәкертләрем хәзер!» – дип, үз дәресен тәмамлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100