Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

MINGAZOV солисты Ильяска операция ясаганнар

news_top_970_100
MINGAZOV солисты Ильяска операция ясаганнар

MINGAZOV кавер-төркеме солисты Ильяс Минһаҗев бүген колагына операция ясаткан. Артистның балачагыннан бирле бер колагы начар ишетә икән.

Язылучылары аның бу диагнозы белән ничек җырлый алуына әле дә шакката.

Туганы Айгөл сүзләренчә, операция уңышлы үткән. Димәк тиздән MINGAZOV кавер-төркеме безне тагын яңа чыгышлары белән сөендерәчәк.

MINGAZOV кавер-төркеме 2018 елда барлыкка килгән. 2020 елда төркем Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Барс Медиа» үткәргән «Яңа йолдыз» телевизион проектының финалисты булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100