«Минем йонлы күкрәгем бит ул» — Диләрә Илалетдиновадан шаян видео
Җырчы «ТикТок» сәхифәсен ачып җибәргән.
Диләрә Илалетдинованың «ТикТок»тагы беренче видеосын татарча-башкортча «ТикТок» инстаграм сәхифәсенә куйганнар.
Ир белән хатын сөйләшә:
Син бит әйбә-ә-әт… Син бит акыллы-ы-ы… Син бит мату-у-ур… Кара нинди көчле син! И-и-и, минем дәртле орангутанчигым! Минем җонлы күкрәге-е-е-ем бит ул.....Нәрсә? Җылымы сиңа җонлы күкрәк белән?
Җылы, хатын, җылы-ы-ы!
Җылыдыр шул! Менә сарыкларга да үз туннарында җылы! Ә менә миңа салкын…
Хә-ә-әзер җылытам мин сине, хатын!
Кайчан син миңа тун аласың, ә?!