Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем яшисем килә». Хатынын якларга маташкан чакта өч бала атасын кыйнап үтергәннәр

news_top_970_100
«Минем яшисем килә». Хатынын якларга маташкан чакта өч бала атасын кыйнап үтергәннәр
"Татар-информ" архивы

Усть-Илимск шәһәрендә яшәүче 4 кешене өч бала атасын үтергән өчен хөкем итәләр. Мәрхүм ир-ат хатынын якларга маташканда һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Син нинди ир инде, безгә каршы да тора алмагач», – дип сөйләнәләр 4 җинаятьче, 34 яшьлек Дмитрий һәм аның хатыны Олесяны кыйнаган чакта. Берсе Олесяны тотып тора, ярдәм чакырмаслык итә, калганнары ирен кыйный. Өч сәгать дәвамында кыйный-кыйный, алар акча таләп итә, үтерү белән яный.

Дмитрий һәлак була. Җинаятьчеләр исә, кулларына богау кидергәч, күз яшьләрен тыеп тора алмый. Кыйнагандагы батырлыклары юкка чыга.

Фаҗига 2021 елның ноябрендә була. Ир белән хатын урман полосасы аша автобус тукталышына барганда, арттан «тукта!» дип кычкырган тавыш ишетә. Аннары аларны кыйный башлыйлар. Ир хатынын якламакчы була, аны җиргә егып салалар, тибәләр, сугалар. Аннары аларның 20 мең сум акча таләп итүе ачыклана. Ир белән хатынның смартфоннарын, банк картасын, 1,5 мең сум акчасын алалар. Башка акча булмагач, җинаятьчеләр ярсый. Таяклар алып, кабат ирне кыйныйлар.

«Ирем канга баткан булса да, каршы тормакчы булды, мине яклады. Мине «авырлы» дип әйтеп алдады. Мин дә кушылып, «суым китә» дип әйттем. Алар ышандылар», – ди Олеся.

Кызганычка, бу вакытта шаһитлар да очрамый, Дмитрий, хәрәкәтләнә алмый башлагач, гаражын җинаятьчеләргә яздырырга тәкъдим итә. Тегеләр уйга кала, шул чакта Олеся аларның йөзенә карап, исендә калдыра.

«Мин сине беләм. Син минем улым белән кикбоксинг белән шөгыльләнәсең бит», – дидем. Аның исеме Андрей. Егет шаккатты, дустының ата-анасына тимәскә чакырды. Калганнар да ризалашты һәм «полициягә әйтсәгез, җир тишегеннән табабыз» дип янап китеп бардылар», – ди Олеся.

Олеся ирен калдырып, ярдәм сорарга йөгерә. Эте белән йөрергә чыккан бер ир-ат «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакырырга булыша. Носилкага салгач, Дмитрий «минем яшисем килә» дип әйтергә өлгерә. Олеся моның соңгы очрашу булуын аңламый кала. Берничә сәгатьтән Дмитрий комага китә, аннары үлә.

Җинаятьчеләрне полиция тота. Аларны видеокүзәтү камераларына карап табалар. Аларның кечесенә 20 яшь, олысына 32 яшь. Өчесе моңа кадәр хөкем ителгән. Аларны суд гаепле дип тапкан һәм 9 дан 15 елга кадәр иректән мәхрүм иткән.

Олеся белән Дмитрий 13 ел бергә яшәгән. Дмитрий Олесяның беренче иреннән туган ике баласын, үзләренең уртак кызын тәрбияләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100