Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем яшисем килә». Ун айлык сабыйның әнисе ашказаны яман шеше белән көрәшә

Юлиядә ашказаны яман шешенең дүртенче стадиясе, аны Германиядә дәваларга җыеналар.

news_top_970_100
«Минем яшисем килә». Ун айлык сабыйның әнисе ашказаны яман шеше белән көрәшә
https://pixabay.com

Юлия Арташина ун айлык сабыйның әнисе, ул ашказаны яман шеше белән көрәшә. Яман шеш дүртенче стадиягә җиткән. Юлияне бары тик шәхси клиникалар гына дәваларга алына. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Юлия көтеп алынган сабые белән уздырган һәр мизгелен кадерли.

«Ашказаны турында авырту бар. Ашказаны авырта башлагач, бөтен җир авырта. Хәзер алар өянәк сыман. МИн авыртуны баса торган дарулар эчәм», — ди Юлия.

Ул химия терапиясе крусларының барысын да узган инде. Юлиянең халәте стабиль. Югра шәһәрендә урнашкан хәйрия фонды аны Германиядә дәвалау турында килешү оештырган.

Социаль челтәрләр кулланучылар Юлиягә ярдәм итү өчен марафон оештыра. Әлегә өч миллион сум җыелган. Барысы 20 миллион сум акча кирәк әле.

Юлиянең туганы Ирина да халыкка мөрәҗәгать итә. «Безнең кайгыбызга ярдәм итсәгез иде. Сездән башка берни булдыра алмыйбыз. Сез — безне коткаручылар. Ярдәм итегез, зинһар. Мин Богданның әнисе белән үсүен телим», — ди Ирина.

«Минем бик тә яшисем килә. Яшисем, һәр минутны улым белән уздырасым килә. Хәзер минем өчен һәр секунд кадерле», — ди Юлия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100