Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минем ялгышларны кабатламагыз, кызлар!

Матур гына башланган тормышыбызның яме китте бит әле… Нәрсә булды: күз тидеме, боздылармы? Әллә үзебезнең гаепме?

news_top_970_100

Сүзем ирем турында. Ул танышларыбыз күз алдында бик яхшы кеше: уңган, тырыш, кулы бөтен нәрсәгә ята. Өйдә һәр җимерелгән әйберне тиз генә төзәтеп куя, тәртип ярата. Балаларны тәрбияләргә булыша, хәтта ашарга да үзе пешерә (гел түгел билгеле). Хатын-кызлар белән дә чуалмый, һәрхәлдә, ул яктан дәгъва белдерер өчен бер сәбәп биргәне дә юк. Әмма аның нинди кеше икәнен мин генә беләм. Ирем мине изеп, мыскыл итеп яши һәм миңа сүз әйтергә дә мөмктнлек бирми.

Мин ике балам белән декрет ялында утырам. Әллә шул сәбәп булдымы: ирем мине мораль яктан изә башлады. Кеше арасына чыкмаган хатын-кызга болай да игътибар, аралашу җитми. Балаларны әзрәк аякка бастырып үз өстемдә эшләргә булдым: кул эшләре белән шөгыльләнәм, өйдә әзерләп ярымфабрикатлар сатам, тортлар пешерәм.

Ирем эшли башлаганчы ук «синнән чыкмый ул», «синнән кем алсын" кебек сүзләр белән күңелемне төшерде. Нәрсәгә генә тотынсам да, бөтен эшемә, теләкләремә каршы килә. Ә аның миңа көч бирүе, мине хуплавы бик мөһим бит!

Ирем алдында дәрәҗәмнең төшүе дә шул акча аркасында дип уйладым. Чөнки ул эшләп кайтканга гына яшибез, ә ул бик аз… Аннан ипотекасын да, коммуналь хезмәтләр өчен дә түләргә, яшәргә дә калдырырга кирәк.

Шулай итеп, ирем мыскыллы көлсә дә, эшләргә булдым. Аллага шөкер, сатуым да алга китте. Клиентларым рәхмәт укый, «тәмле пешерәсең» дип кабат-кабат тортлар сорыйлар.

Эшем уңышлы гына барганны күргәч, табыш керә башлагач, иремнең дә күзләрендә очкын кабынды.

Күңелләрем тынычланып калган иде, әмма беркөнне тир түгеп эшләгән акчама үземә кияргә аяк киеме алып кайткач, ирем котырды. «Акчаң күп булса, киләсе айга түләүләрне үзең түләрсең», ди.

Ничә еллар аны аптыратмыйм дип үземә бернәрсә дә алмыйча ничә еллык кием белән йөрдем — түздем! Үзем акча эшли башласам, үземне карар идем ичмасам дип уйлый идем. Үземне генә түгел, ул акчага мин балаларга да вак-төяк әйберләр алам, ашарга да алам бит! Ул моны күрми дә, аңламый да! Бәйрәм саен үзенә бүләкләр бирәм: ә ул бүләкләрнең бәясе бер меңнән дә ким булганы юк. Өйдә утырып миңа каян акча килә дип уйламый, бик сөенеп кабул итә бүләкләремне. Ә үзе мин бүләксез калып үпкәләгәч, «Ярар әйдә түләүләрне син түлә, ә мин сиңа шул акчага бүләкләр ташырмын», ди. Бер роза чәчәгенә җитәрлек акча калдырып булмый микәнни ул?

Мыскыллы карашлардан, мине таракан кебек изүеннән арыдым! Кайвакыт «әллә аерылырга ” инде дип уйлап куям.

Ә башы беләсезме нәрсәдә иде? Гаилә корып яши башлагач ук, мин үземне кайгыртып үземә бернәрсә алмадым! Бөтен түләүләр, чыгымнар минем өстә иде. Аның акчасы кая киткән булгандыр…

Кызлар, тормыш корып яши башлауга, дилбегәне үз кулыгызга алыгыз! Ир кеше гаиләсен тәэмин итәргә тиеш! Ә хатын-кыз эшләгән акчаны көтеп утырырга тиеш түгел!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 май 2024
    Исемсез
    Кем гаилэсе турында суз бара???
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100