Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем улым хастаханәдә ята»: Чаллыдагы заводта кешеләр агуланган

Чаллыдагы ашханә санитар хезмәтләр тарафыннан ябылганнан соң эшли генә башлаган иде, шунда ук яңа шау-шу тудырды.

news_top_970_100
«Минем улым хастаханәдә ята»: Чаллыдагы заводта кешеләр агуланган
KazanFirst

Чаллының «ТЭМПО» холдинг компаниясе заводларының берсендә беренче агулану очрагы узган көздә булган иде. Октябрь ахырында социаль челтәрләрдә «Транспорт электр җиһазлары заводы» (ЗТЭО) ашханәсендә тукланучы хезмәткәрләрнең күпләп агулануы турында хәбәрләр таралды. Эшчеләр диарея һәм температурадан зарланды. Холдингта әлегә хәлгә ачыклык кертмәделәр. Ә менә предприятиегә килгән санитар-эпидемиологик хезмәтләр завод хезмәткәрләрен ашату процессында шактый гына кимчелекләр булуын раслады. Бу турыда KazanFirst журналисты Даниил Ляпунов яза.

Нәтиҗәдә, суд карары белән, ашханә эшчәнлеген 90 көнгә туктаттылар. Заводтагы «аш бүлмәсе», якынча исәпләүләр буенча, 2023 елның февралендә генә яңадан ачылырга тиеш иде.

KazanFirst

Ашханәгә тагын 90 тәүлек «арест»

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә шул ук «Транспорт электр җиһазлары заводы»нда кабат эшчеләрнең агулануы турында мәгълүмат пәйда булды.

«ТЭМПО» ашханәсендә кабат агулану? Кем үзен ничек хис итә?» – дип язган шәһәрнең «ВКонтакте»дагы иң зур паблигында аноним кулланучы.

Башта шәһәр халкы моңа бик ышанмаган да, бу хәбәрне «фейк» дип уйлаган. Ләкин соңрак мәгълүмат расланды.

«Син үзең фейк, улым җомгадан бирле хастаханәдә ята», – дип язган Vladimir Dan исемле кулланучы.

Елена Миллер исемле ханым да шул сүзләрне кабатлый.

«Ялган түгел, үзем агуландым. Хәлем бик начар иде, температура 38гә менде», – дип яза ул.

KazanFirst

Завод ашханәсендә туклануның куркыныч булуы турында хәтта хезмәткәрләр үзләре һәм аларның гаиләләре дә белә.

«Минем әтием бу ашханәгә күптән йөрми, ризыкны өйдән алып бара», – ди Регина Реджинова.

Хезмәткәрләрнең күпләп агулану факты массакүләм рәвештә судка мөрәҗәгать итүне таләп итә кебек. Чөнки, асылда, мондый хәл, юридик яктан, эш бирүче гаебе белән производствода бәхетсезлек очрагы булып санала. Димәк, зыян күрүчеләр даруларга, эшкә сәләтсезлек вакытында югалткан табышын компенсацияләүгә, шулай ук мораль зыянны каплау өчен акча таләп итәргә хокуклы. Ә заводта барысын да тыныч юл белән хәл итеп куйганнар кебек тоела.

«Больничный ал. Узган юлы агуланып, больничный алучыларга берәр «червонец» түләделәр. Бу юлы да түләрләр. Барысы да үзегезнең кулда», – дип киңәш иткән агуланган кешегә комментарий язучыларның берсе.

KazanFirst

Шул арада ашханә белән төрле күзәтчелек һәм җәза органнары кызыксына башлый. Тикшерүчеләр «куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан инде (минимум – 300 мең сумга кадәр штраф, максимум – 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү). Ә берничә көннән соң суд яңадан завод ашханәсен 90 көнгә ябып куя. Заводта эшләүчеләргә кимендә июль уртасына кадәр ризыкны өйдән алып килеп ашарга туры киләчәк.

Ачыкланганча, эшчеләрдә норовирус йоктыру билгеләре табылган. Агулану юылмаган куллар белән әзерләнгән, термик эшкәртелмәгән ризыкны куллану белән бәйле булырга мөмкин. Шулай ук, кайнатылмаган су яки начар эшкәртелгән кулерлар куллану да агулануга китерергә мөмкин. Болардан тыш, Роспотребнадзор хезмәткәрләре «аш бүлмәсендә» яраклылык срогы чыккан һәм маркировкасыз продуктларны тапкан, савыт-саба һәм инвентарьны чистартуда да җитешсезлекләр ачыкланган.

Бу вакыт эчендә завод ашханәсендә үзгәрешләр булырмы? Бу сорау ачык кала. Март башында Чаллының «Камдорстрой», «Хайер Индастри Рус» һәм «Ремдизель» компанияләренең ашханәләрендә дә эчәклек таякчыгы табылуы билгеле булган иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.

KazanFirst

Аның сүзләренчә, белгечләр 47 предприятиенең 82 ашханәсен тикшергән. Аларның барысында да хокук бозулар ачыкланган (93 проценты – гадәти, калган 7се – тупас). Тикшерү нәтиҗәләре буенча 965 мең сумга 69 беркетмә төзелгән. 2 ашханә эше туктатылган. Роспотребнадзор хезмәткәрләре яраксыз дип тапкан тоннадан артык продукция сатудан алынган.

  • Белешмә өчен: Ачык мәгълүматларга караганда, «ПТФК ЗТЭО» АҖ Чаллыда 2014 елның апрелендә теркәлгән. Эшчәнлегенең төп төре электр двигательләре, электр генераторлары һәм трансформаторлар җитештерү белән бәйле. Идарәчесе – Рамиз Мөхәммәтшин. 2021 ел нәтиҗәләре буенча предприятие 9,15 млрд сумлык керем турында хисап биргән. Шул ук чорда чиста табыш 716,48 млн сум тәшкил итә. Соңгырак финанс мәгълүматлары ачыкланмаган.

Шунысы кызык, предприятиедә эшләгән дип саналган «эшчеләр»нең завод турындагы фикерләре каршылыклы. Берәүләр, ЗТЭОны «эш өчен иң яхшы урын» дип атый. Монда хезмәт хакы да даими рәвештә арта, социаль пакет та, аена нибары берничә йөз сумга бушлай ашханә дә, коллектив өчен бик шәп ял базасы да бар.

Икенчеләр исә, киресенчә, башка эш урыны эзләргә һәм заводка бармаска киңәш итә. Җитәкчелек штрафлар сала һәм бөтен хезмәт процессын бюрократияләштерә. Үз «хисабыңны» күрү мөмкин түгел. Ә хезмәткәрләрне гомумән кешеләр дип санамыйлар да, иң мөһиме – ат кебек эшләү һәм моның өчен тиеннәр алу.

Сәнәгать предприятиеләрендә туклану турында хакимиятләр кайгырта... кебек

Бу мәкалә кысаларында гына дөреслекне төгәл ачыклау мөмкин түгел. Хәзер сүз завод турында гына түгел, ә гомумән хезмәткәрләрнең туклануын оештыру турында бара. «ТЭМПО»да узган ел булган агулану очрагы массакүләм тикшерүләрнең башлангыч ноктасы булды. Аның турында Чаллы баш санитар табибы Илгизәр Бариев игълан итте.

«Татарстан прокуратурасы таләбе буенча лаборатория – инструменталь тикшеренүләр белән күчмә планнан тыш тикшерүләр үткәреләчәк сәнәгать объектлары исемлеге билгеләнде, – дип белдерде ул шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән киңәшмәләрнең берсендә.

Тикшерүләр 2022 елның декабрь уртасына кадәр дәвам итте. Бариев сүзләренчә, берничә предприятиедә хокук бозу очраклары ачыклана. Штрафлар салу белән административ характердагы чаралар күрелә. 

KazanFirst

«Кызганыч, Чаллыда мондый очрак теркәлде, шундый очракларны булдырмас өчен сезнең хезмәтегез бар (Роспотребнадзор) <...> Сезгә вәкаләтләр бирелгән, шуңа күрә аларны тулысынча кулланыгыз», – дип, Чаллы мэры Мәһдиев «принципиаль катгый рәвештә» проблеманы хәл итүне таләп итте.

Ләкин санитар хезмәтләр сәнәгать предприятиеләре белән шөгыльләнгән арада, җәмәгать туклануы урыннарында хәл кискенләште.

Сальмонеллез, Роспотребнадзор һәм «Рокнроллы»

2023 елның март ахырында 9 Чаллы кешесе ризык белән агулану аркасында хастаханәгә эләгә. Аларның барысы да «Рокнроллы» кафесында әзерләнгән ризыкларны ашаган була. Сәбәбе – билгеле бер бактерияләр китереп чыгара торган йогышлы сальмонеллез авыруы.

«Кафеның 3 хезмәткәрендә сальмонеллез ачыклана. Бу – персоналның авыру хәлдә эшләвен дәвам итүен күрсәтә», – дип сөйләде баш санитар табиб Бариев. Тикшерү комитеты материаллары буенча җинаять эше ачылган, тикшерү дәвам итә.

KazanFirst

Мэр Роспотребнадзордан шәһәрдәге җәмәгать туклануы объектларын тикшерүне сорады. Ләкин, билгеле булганча, санитар табиблар, закон буенча, шикаять булмаган очракта учреждениеләргә тикшерү белән килә алмый.

«Кафе 2022 елның мартында ачылуы турында хәбәр итә. Закон буенча безнең аларны тикшерергә хокукыбыз юк иде. Кызганычка, булган хәл булды», – дип билгеләп үтте Чаллы шәһәре баш санитар табибы.

Мондый хокук бозулар көн саен йөзләрчә һәм меңнәрчә кеше ашаган урыннарда мөмкин икәнен күз алдына китерсәк, ябык завод ашханәләрендә мондый хәлләр күпмегә начаррак була ала? «ТЭМПО» заводы белән булган очрак күрсәткәнчә, тикшерүләр һәм штрафлар эре предприятиеләрне, гомумән, бик борчымый.

KazanFirst

Башка учреждениеләрдән дә куркыныч сигналлар килә. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә Кама төзелеш көллиятенең ашханәсеннән зарланучылар бар. Аноним сүзләренчә, анда ризыкны аш-су осталары тәлинкәләргә ялан кул белән сала, ә продукциянең куллану срогы еш кына чыккан һәм хәтта күгәрек эзләре белән була. Нәтиҗәдә, агуланудан курыккан студентлар, болай да күп булмаган акчаларын якындагы «пекарня»да сарыф итәргә мәҗбүр. Әлеге хәл аркасында чираттагы агулану очрагы булырмы – монысын вакыт күрсәтер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100