Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минем улым!..

news_top_970_100

Сәйдәш аптыраудан катып калды. Ул үзенең беренче мәхәббәтен, беренче хатынын күрде һәм телсез калды, үз күзләренә үзе ышана алмады. Башында бер генә сорау иде аның.

«Тукта, бу чынлап та Гөлзифамы соң? Саташамдыр ла...» – дип уйлады.

Сәйдәш бу бәхетле гаиләне күзәтеп утырды. Гөлзифа бер ир-ат һәм 12 яшьләр чамасындагы малай белән утыра иде. Сәйдәш бу идеаль күренештә үзен нәрсә борчыганын, шикләндергәнен аңламады да башта.

«Тукта. Бу Гөлзифаның улымы? Тик ничек? – дип, үз эченнән генә сораулар яудырды Сәйдәш. – Гөлзифа ничә еллар балага уза алмады бит. Әллә нинди процедуралар ясатып карадык, бер файдасы да булмады. Ничек болай булган соң әле бу? Ничек башка иргә бала тапкан ул?»

Сәйдәш элекке хатынының тормышында барысы да яхшы булганына сөенде. Ләкин күңеленә үпкә дә яшеренгән иде. Көтмәгәндә Сәйдәш үзен алданган итеп тойды.

«Нишләп миңа бала тапмады соң ул? Мин аны аз яраттыммы әллә? Ничә ел мине алдап яшәгәнме ул? Барысы да ялган булганмы?» – Сәйдәшнең башында уйларның очы-кырые булмады.

Бер-бер артлы сораулар яуды гына, аларга җавап табып та өлгерә алмады ир.

Сәйдәшнең кинәт кәефе үзгәрде. Аның Гөлзифаны һәм аның яңа гаиләсен башка күрәсе килми иде. Ирнең ачуы чыкты, моннан китеп югаласы килде аның.

Сәйдәш өенә кайткач та беркем белән дә сөйләшмәде. Элекке хатыны һәм аның ялганы турында уйлар башыннан чыкмады. Әлбәттә, Сәйдәш барысын да төп-төгәл белә алмый, тик бу уйлар аны борчыганнан-борчыды.

«Кара син аны, үпкәләгән икән берәү. Сөйләшми дә», – дип, мыскыллагандай көлеп куйды хатыны Сәрия.

Сәрия ире белән сөйләшкәндә еш төрттерә, төртмә телләнә иде. Гадәттә Сәйдәш моңа берничек тә игътибар итми, каршы нәрсәдер әйтми. Ләкин бүген аның өчен тискәре хис-кичерешләр җитәрлек булды, шуңа алдын-артын уйлап тормады.

«Менә шуңа күрә миңа беркайчан да Гөлзифа кебек була алмаячаксың инде син», – дип әйтеп ташлады ир.

«Нәрсә дидең син? Син нәрсә, мине элекке хатының белән чагыштырасыңмы?» – диде Сәрия ачулы тавыш белән.

«Дөреслекне генә әйтәм. Син гел аны алмаштырырга, аның урынын яуларга тырыштың. Башта – минем тормышымнан, аннан – фатирымнан, аннан инде күңелемнән куып чыгарырга тырыштың. Ләкин бу беркайчан да барып чыкмады синең! Ишетәсеңме, беркайчан да!» – диде Сәйдәш, ачуы кабарып.

Ир ишекне дөбердәтеп япты да өеннән чыгып китте. Төн кунарга да кайтмады. Сәйдәш шәһәрне иңләп-буйлап йөрде дә аннан кунакханәгә кайтты. Иртән Сәйдәш кичә ниләр майтарганын уйларга, анализларга кереште. Сәриягә дип чәчәк букеты сатып алды, аннан кичерү көтте.

«Сәлам, Сәрия. Бу сиңа», – дип чәчәк сузды.

Сәрия кулларын күкрәк турысында кушырып, бусагада басып тора иде. Канәгатьсезлеге, ачуы йөзенә чыккан һәм иренең гафу үтенүенә дә, чәчәкләренә дә кылы да селкенмәде.

«Сәрия, гафу ит инде мине. Мин эчкән идем, үпкәләгән идем, әллә нинди сүзләр әйтеп бетердем. Сиңа нәрсәләр әйткәнне хәтерләмим дә инде. Кил, «пәп» итеп алыйм, үпкәләмә!» – диде Сәйдәш.

«Ал әле бу себеркене! Кайда өстерәлеп йөрдең?» – диде Сәрия.

«Кунакханәдә кундым», – диде Сәйдәш гаепле кыяфәт белән.

«Хм, сәер икән, сәер... Бернәрсә дә хәтерләмисеңмени? Син исерек түгел идең, алдама», – дип тагын төртмә телләнә башлады Сәрия.

«Исерек идем мин. Көндез әйткәләшеп алдык бит, чыгып киттем. Эчеп алдым әзрәк. Аннан кайттым да тагын «цирк» ясап ташладым», – дип акланды Сәйдәш.

«Ярар, шулай булсын, ди. Ә элекке хатының турында каян исеңә төшердең соң әле? Нигә миңа аның турында әйттең?» – диде Сәрия биленә таянып.

«Мин аның турында әйттеммени? Кит инде, хәтерләмим!» – дип, башын исәргә салган булды Сәйдәш.

Сәйдәшнең кылануы барып чыкты. Сәрия ирен гафу итте, дуслаштылар. Сәйдәш элекке хатыны Гөлзифа турында уйламаска тырышты.

Шулай 10 ел узды. Балалары үсеп җитте, аерым яши башладылар. Кызлары Юлия укыды, эшләде. Уллары Динар күбрәк трай тибеп йөрде, кайвакыт автомойкада яки сакчы булып эшләштереп алды. Сәйдәш аларның искесенә дә аерым фатир яллап, түләп торды. Ә Сәрия, Динарның тәртибенә зарланган өчен, ирен «игәүләвен» дәвам итте.

«Без икебез бергә тәрбияләдек. Бөтен нәрсәне миңа сылтарга кирәкми», – диде Сәрия иренә.

«Икебез? Динарга чын әти булырга рөхсәт иттеңме соң син миңа берәр кайчан? Берәр нәрсә әйтә башласам, кысылмаска куша идең бит. Менә, пажалысты, эт-сырт, ялкау булып үсте!» – диде Сәйдәш.

«Динар турында алай әйтәсе булма! Холкы авыр аның, шуңа шулай», – дип улын яклады Сәрия.

«Динар – иркә һәм ялкау! Укырга да теләмәде, эшләргә дә җыенмый. Минем муенга менеп утырган. Ат хәтле адәм бит инде югыйсә!» – дип тузынды Сәйдәш.

Бу сөйләшүдән соң берничә көн узгач, эштә Сәйдәшне хезмәттәше чакырып алды. Әле Сәйдәш Гөлзифа белән яшәгәндә үк, Самат аларның гаилә дусты булды. Сәйдәш аерылганнан соң, алар ничектер элеккечә дус булмадылар, хезмәттәшләр һәм яхшы танышлар гына булып калдылар.

«Сәйдәш, 1 минут вакытың бармы?» – дип эндәште аңа Самат.

«Әйе, берәр ярдәм кирәкме?» – дип сорады Сәйдәш аны-моны уйламыйча.

«Юк, ярдәм кирәкми. Мин күптән түгел интернетта безнең уртак танышыбызның битен таптым бит әле...» – диде Самат.

«Һәм шуннан?..» – диде Сәйдәш берни аңламыйча.

«Мин Гөлзифа турында әйтәм. Кара ничек үзгәргән ул, ә! Ну, ул һәрвакыт чибәр иде инде, ну монда бигрәк «чәчәк аткан» бит! Аның сине сайлавына гел көнләшә идем инде, – шаяртты Самат. – Гаҗәп тә түгел инде. Син – курстагы иң шәп егет идең бит. Ярар, монысы болай гына. Сезнең кайбер проблемалар бар иде бит, мин хәтерлим... Ә аның инде зур улы бар. Кара әле».

Сәйдәшне кабат ачыну, сагыш хисләре биләп алды. Ул Самат күрсәткән фотосурәткә теләмичә генә карады.

«Ну, монысы пүчтәк, – дип дәвам итте Самат. – Кара, малай әтисенә бер дә охшамаган бит, ә?! Әзрәк Гөлзифага охшап китә инде, ә теге мужикка бөтенләй дә охшамаган бит инде!»

Гөлзифаның улы кечкенә вакытта төшкән фотоларга хәтле барып җиткәч, Самат:

«Мин аны синең улың түгел микән, дип тә уйладым әле...» – диде.

Сәйдәш көтелмәгән бу сүздән куырылып китте.

«Кит әле, әллә нинди тузга язмаган нәрсә сөйләп торма! Кешенең ыштан төбендә чокынып ятар хәлем юк! Әйдә, лутчы эшлә әле син, Самат!» – диде Сәйдәш.

Ләкин соңыннан Сәйдәш көне буе Самат әйткән сүзләр турында уйланып йөрде. Түзмәде, кире аның янына килде.

«Самат, дус булсаң, дус бул, Гөлзифаның битен җибәр әле миңа. Тагын бер карыйм әле», – диде.

«Әхә! Кызыктырдыммы?» – диде Самат күз кысып.

«Теләсәң нәрсә уйла. Тик миңа аның бите кирәк», – диде Сәйдәш.

Сәйдәш Гөлзифаның битендәге фотоларны җентекләп карап чыкты. Малайның үзенә охшавына үзе ышана башлады инде. Өенә кайткач, үзенең һәм Гөлзифаның улы Әмирнең фотоларын чагыштырып утырды.

«Кит инде! Шайтан коткысымы бу. Тагын әллә ниләр уйлап чыгарып ятам бугай. Саматы да, тиле, котыртып ята. Хәер...» – дип туктап калды Сәйдәш.

Гөлзифаның битендә тагын бер фотога тап булды ул. Әмирнең туган көн фотосы иде бу.

«Тәк, 27се... ә елы... Тукта, димәк, аңа 27 яшь?» – дип үзалдына сөйләнде Сәйдәш.

Сәйдәш малайның фотоларын йөз тапкыр карап чыкты. Шулай карый-карый, Гөлзифа белән ничә ел элек аерылышканнарын исенә төшерде.

«Булмас!» – дип кычкырып куйды.

Сәйдәш тагын барысын да җентекләп уйлый башлады.

«Әмир чыннан да минем улым микәнни?! Ах, нинди тиле мин! Чын дурак! Ул көнне Гөлзифа агуланмаган булган, авырлы булганга күңеле болганган аның! Ә мин исәр, тиле!» – диде Сәйдәш.

Үзенең кечкенә чактагы фотолары таралып яткан өстәлгә күзлеген салып ташлады.

«Булган бит! Ул – минем улым! Әмир – минем улым!» – дип тавышсыз гына үкси иде ир.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100