Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем шигырьләрем укыр өчен генә, җыр өчен түгел» – Гөлүсә Шаһбан иҗаты турында

news_top_970_100
«Минем шигырьләрем укыр өчен генә, җыр өчен түгел» – Гөлүсә Шаһбан иҗаты турында
https://vk.com/gilusa?z=photo22518392_457243164%2Falbum22518392_00%2Frev

Җырчы Закир Шаһбанның хатыны, бик күп популяр җырларның сүзләре авторы, танылган шагыйрә Гөлүсә Шаһбан «ВКонтакте» сәхифәсендә иҗатына, гомумән, үзенең эшләгән эшләренә, ирешкән уңышларына нәтиҗә ясаган.

«Әле кайчан гына мин үземнең шигырьләремне дәфтәр битләрендә саклый идем, кунакка килгән дусларга тиз-тиз генә бер-ике шигыремне укый идем. Ул шигырьләрнең җыр булып радио-телевидениеләрдән даими ишетелеп, яңгырап торуы турында уйлап та караганым булмагандыр. «Минем шигырьләрем укыр өчен генә, җыр өчен түгел», – дип җавап бирә идем. Әңгәмәләрдә: «Зинһар, мине шагыйрә дип әйтмәгез. Мин андый исемгә әле лаек түгел», – дия идем. Ләкин, аңа да карамастан, радиода, я булмаса телевидениедә булган очрашуларда мине «танылган шагыйрә» диеп таныштыра иделәр.

Ә бүген...

Минем 1000гә якын, күңелемнән чыккан ихлас шигырьләрем халык арасында үзләренең урынын тапты...

Минем «Кабатланмас безнең сөюләр» (4000 тираж белән), «Күңел эретерлек сүзләр бар» (2000 тираж белән ) исемле китапларым бөтен Рәсәй шәһәр-районнарына таралды.

Минем бик тиздән, Аллаһы боерса, «Сиңа атап яздым» дип аталган бик матур һәм кадерле булган 3нче шигырьләр җыентыгым (1500 тираж) дөнья күрәчәк. Кыйммәткә төште, ләкин, урысча әйткәндә, «это того стоит».

Минем 50дән артык берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе халык күңеленә юл тапкан, танылган җырларым радио һәм телевидениедә даими яңгырап тора.

Минем бик тиздән, «Сиңа атап яздым» исеме астында, күп тираж белән, минем сүзләргә иҗат ителгән җырлардан торган флэш-картам кабаттан дөнья күрәчәк. Амин.

Шул арада Закир белән яңа җырлар яздырып, концерт программабызга кертергә өлгердек. Афишаларны күзәтегез. Очрашулар насыйп итсен.

Кызым белән тортлар пешерү өчен яңа курслар алдык һәм тиздән үзебез дә яшь хуҗабикәләрне (14 яшьтән) тортлар, тәмлүшкәләрне өйдә гади итеп пешерү курсларын, укыту дәресләрен ачып җибәрербез. Амин. Менә Раббыбызның чиксез рәхмәте һәм кодрәте.

Тагын бер хыялым бар, анысы – бары хыял... Ләкин Раббым ярдәм бирер.

Аллаһы Тәгалә үзенең бәндәсен ташламый. Ләкин сорарга кирәк!» – дип язган Гөлүсә ханым социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын», «Тагын да зур уңышлар үзегезгә!», «Гөлүсә, сез – Закирның бәхете», «Өченче китабыгызны көтәбез», «Иҗатыгызны яратып укып барам. Бик күркәм гаилә. Кызыгыз да маладис, үз юлын тапты», «Кабатланмас безнең сөюләр» җыентыгын якын дустым хәтта Америкага алып китте. Сокланам», – дип, җылы сүзләрен, теләкләрен ирештергәннәр шагыйрәнең «ВКонтакте»дагы дуслары.

https://vk.com/gilusa?z=photo22518392_457243202%2Falbum22518392_00%2Frev

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100