Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Минем сөтем тәмле": Гөлназ Шәрипҗанова "авызы кыек" диючеләргә җавап бирде

Күптән түгел генә бәби тапкан җырчы авылга бәби ашына кайтып барышын хәбәр итте.

news_top_970_100
"Минем сөтем тәмле": Гөлназ Шәрипҗанова "авызы кыек" диючеләргә җавап бирде

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова лифтта фотога төшкән. Ул сурәтен инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте.

«Лифтолук күптән булганы юк иде. Көзге чиста — менә сезгә лук», — дип язган ул.

Гөлназ бу язмасында кызык вакыйга турында да әйтеп калдырган. «Кичә директка "авызың матур түгел" дигән коммент килде. Авызны да ясап була. Ә менә акыл ана сөте белән кермәсә — юк инде. Кызганыч ул кешене. Зато сөтем тәмле минем», — дигән җырчы.

  • 7 гыйнварда Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның уллары Минтимер туган дип язган идек.

Гөлназ бу фотоны авылга китешли төшергәнен дә әйткән. «Без авылга кайтабыз. Исем ашына, мунча керергә, чәчен алырга. Уңышлы үтсен бәби ашы», — дип сөенечен уртаклашкан ул.

Инстачылар Гөлназга комплиментлар яза. «Буш куыклар сүзенә игътибар итмә. Алга», «Матур» диләр.

Барысы да бәби ашы белән котлый. Без дә кушылабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100