Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем өчен иң кадерле бүләк бу» – Зәйнәб Фәрхетдиновага туган көненә нәрсә биргәннәр?

news_top_970_100
«Минем өчен иң кадерле бүләк бу» – Зәйнәб Фәрхетдиновага туган көненә нәрсә биргәннәр?
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты тиздән, ягъни 17 августта, туган көнен билгеләп үтә. Бу көнне җырчы Азнакайда Ишкәев ял паркында якташларына «Авыл көе» дип аталган «Зәйнәб FEST» җыр фестивале оештырырга җыена. Бу турыда ул ВКонтакте сәхифәсендә хәбәр иткән.

Туган көне уңаеннан, Зәйнәб ханымга инде бүләкләр дә килеп ирешә башлаган. Беренче бүләкләрнең берсе – шәҗәрә икән.

«Минем өчен иң кадерле бүләк бу. Рәсим абый, ясаган шәҗәрәң өчен мең рәхмәт! Син язганнар минем өчен бик кадерле», – дигән җырчы һәм Рәсим абыйсының җөмләләрен бәян иткән. Җырчының тамырлары турында нәсел җебен төзүче түбәндәгеләрне язган булган:

«Зәйнәб Фәрхетдинованың нәсел тамырлары безнең авыл (Азнакай районы Күктәкә авылы) белән дә бәйле. Аның әбисе Хөршидә безнең авылда туган. Күктәкәдә яшәгән Мәрданша бабайның гаиләсендә Әхмәтгали, Гайнемөхәммәт, Хөршидә, Шәмсемөхәммәт исемле балалары була. Ул балалар бик зиһенле, үткен, тырыш булып гомер кичерәләр. Әхмәтгали бабай бик оста балта остасы була. Шәмсемөхәммәт бабай Кыргызстанда бик хөрмәтле мөгаллим, Ленин ордены кавалеры, соңгы елларда Кыргызстанда профсоюз оешмасы җитәкчесе булып эшләгән. Зәйнәб исә – Урманайда гомер кичергән Хөршидә әбинең оныгы.

Туганнар һәрвакыт аралашып яшәргә тырышкан. Мәрданша бабайның оныклары да бер-берсен белеп, хәл белешеп яшиләр. Кәтифә апалар, Зарифа апалар Сарлыда Фазлытдин абый белән Мәрҗәнә апаларда еш булалар. 1965 елда Кәрим абый, Ира апа, Әкътәс абыйлар, инәйләр белән Урманайга Сабантуена барганыбызны хәтерлим. Мәрҗәнә апа ул вакытта умартачылыкта эшли иде. Анда Нәфис белән мине дә алдылар, безгә ул вакытта 5-6 яшьләр булгандыр. Бу мәгълүматлар Кәтифә апа сөйләгәннәр буенча язылды.

Зәйнәб Фәрхетдинова үзе дә Күктәкәдәге туганнары белән дә, Азнакайдагы туганнары белән дә туганлык җепләрен белеп яши. Алар еш кына Кәрим абый, Ира апа, Рашат абый, Зөбәрҗәт апаларга хәл белергә киләләр иде.

Якташыбызга алга куелган максатларына ирешеп, халкыбыз күңеленә үтеп керә торган җыр-моңнары белән безне сөендереп иҗат итәргә язсын, иншаллаһ».

 

Фото: https://vk.com/zaynabfarhetdinova

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100