news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Минем мимика актив, шуңа...» – татар артистларыннан кемнәр ботокс ясаткан?

Барыбызның да гел матур һәм яшь булып каласы килә. Хәзерге заманда яшәрүнең төрле юллары бар. Шуларның берсе – ботокс. Татар артистларыннан кемнәр ботокс кадый? «Интертат» сорашты.

news_top
«Минем мимика актив, шуңа...» – татар артистларыннан кемнәр ботокс ясаткан?
Фото: "Татар-информ"

Татар эстрадасы җырчыларының икенче йорты – сәхнә. Алар һәрвакыт халыкның күз алдында. Концертта гына түгел, әле аннан соң да – социаль челтәрләрдә аларны карап, «тикшереп» кенә торалар.

Кайбер җырчыларның фотолары астында «битен тарттырган», «ботокс ясаткан», «укол кадаган» яки тагын берәр нәрсә эшләгән дигән комментарийлар да очратырга туры килә.

«Сезнең ботокс ясатканыгыз бармы?» – дип, артистларның үзләреннән сорадык. Ир-ат артистлардан да сорадык әле.

Зәмирә Рәҗәпова:

Ишеткәнем бар, тик мин аның нәрсә өчен икәнен белмим. Минем косметологлар ботокс, филлер, гиалуронка ясатырга өнди. Аның кайсысы ни өчен икәнен, валлаһи, белмим. Өстемдә – Аллаһ. Липолитикларны беләм, аны бер тапкыр «икенче ияк»кә ясаткан идем. Соңрак ул җирем бик авыртты. Башка косметологка бармыйм дип, үземә ант иттем. Гомумән, мин уколлардан бик тә куркам. Ә иреннәрне шулай да бераз күперттем. Минем үземне карый торган әйберләр ул – коллаген, БАД, косметика һәм массаж.

Җәвит Шакиров:

Нәрсә соң ул «ботокос»? Нәрсә белән ашыйлар? (көлә)

Зәринә Асылкаева:

Минем мимика бик тә актив, шуңа күрә маңгайга кадатырга туры килде.

Рифат Зарипов:

Юк шул, ясатканым юк, әлегә аның турында уйлаганым да юк. Ул егетләр өчен түгелдер инде, күбрәк кызлар ясатадыр, бизәнәдер. Мин бизәнеп, буянып, ясатып йөри торган ир-ат түгел шул... Бөтен җирем «натурал»! (көлә)

Алия Төхвәтуллина:

Әлегә бернинди ботокс эшләткәнем юк.

Азат Фазлыев:

Андый әйберләр бөтенләй ясаткан юк. Ничек була икәнен дә белмим.

Алсу Фазлыева:

Ботокс ясатканны-ясатмаганны искә төшереп утырам әле... Ботокс ясатканым юк. Әмма, битем коры булмасын өчен, кирәкле процедуралар ясатканым бар.

Гөлсирин Абдуллина:

30 яшькә җиткәч, барыбер, үзеңнең битеңне, матурлыгыңны карап торырга, косметологка йөрергә кирәк. Кайбер чакта тонна-тонна әллә нинди косметика сөртәбез инде. Битне мицеляр су белән сөртеп-юып алгач та бетми. Беренче каты бетәдер, калганы, әллә ничә сәгать йөрткәнгә, барыбер биттә кала. Олыгайган көннәребездә яшь-матур булып каласыбыз килсә, косметологлар бик кирәк. Яшерен-батырын түгел, минем үземнең ике кашым арасында ике сырым бар. Менә шунда укол кадатканым булды. Ботокс дип атала микән, белмим. Мин үземнең косметологыма ышанам инде. Бүтән бер җиремә дә бернәрсә кадатканым да, ботокс ясатканым да юк. Иренемне әз генә күпертеп аласым килсә дә, ул – әлегә минем теләк кенә. Башта үземне әзерләргә кирәк. Мин аны тормышка ашыраммы, юкмы – белмим. Минем битләрем дә, иреннәрем дә андый нәрсәләргә куелмаган.

Радик Шәрәфиев:

Мин ботокска каршы, дип әйтмәс идем. Әгәр урынлы, артык түгел икән һәм мөмкинлек булса, нигә ясатмаска? Үзеңне матурайту, яхшы якка үзгәртү теләге булса, эшләтергә була.

Нурзадә:

Биоревитализация, мезотерапия, карбокситерапия, биткә массаж ясаткалыйм. Мин, гомумән, ялкау бу юнәлештә. Шуның өчен косметологлар да сүгә инде мине. 15 ел элек күз кабакларын күтәртү өчен диспорт ясатканым булды. Ә менә ботокс ясатканым юк.

Салават Миңнеханов:

Мин ботокс нәрсә икәнен белмим. Безнең гаиләдә мондый процедураларны эшләткән кеше юк.

Зәйнәп Фәрхетдинова:

Ясаткан кеше ясата торгандыр инде... Ясатмаганы – юк инде. Минем тикшереп йөргән юк. Шуңа күрә ул һәркемнең үз эше инде. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем яшьли ботокс ясаткан кешеләрне бөтенләй дә кабул итмим. 50 яшьтән соң ясатканнарын аңлыйм. Мин көчәнеп җырлагач, каш арасында бик тирән җыерчыклар барлыкка килде. Шунда ясатканым бар, әлбәттә.

Илдус Садыйков:

Әлбәттә, юк. Мин андый әйбергә каршы. Минемчә, табигый ысулларны кулланырга кирәк.

***

Тирә-ягыбыздагы кешеләргә күз салыйк әле: һәр кеше үзенчә гүзәл һәм уникаль. Һәрберебезне дә табигать искиткеч матурлык белән бүләкләгән. Тик, табигый матурлык белән чикләнмичә, үзенең кыяфәтен тагын да яхшыртырга омтылган кешеләр дә юк түгел. Әлеге адым – һәр кешенең үз карары. Тәнкыйть утына салырга ашыкмыйк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар