Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем максатым да шул — югалтканны кире кайтару»: «Татпотребсоюз»ның еллык утырышы

Татпотребсоюз җыелышында еллык нәтиҗәләр ясалды һәм составына үзгәреш кертелде.

news_top_970_100
«Минем максатым да шул — югалтканны кире кайтару»: «Татпотребсоюз»ның еллык утырышы
http://agro.tatarstan.ru сайтыннан

Татарстан кулланучылар берлеге советының еллык җыелышы елдагыча күргәзмәдән башланды. Лаеш, Әгерҗе, Баулы, Саба, Балык Бистәсе, Кукмара, Әлмәт һәм башка районнар үзләре җитештергән продукцияләрен тәкъдим итте. Халык остарган, чәчәкләр генә ясап калмыйча, мультфильм геройларына да урын табылган иде. ТАССРның 100 еллык юбилеен һәм Җиңүнең 75 еллыгын да онытмаганнар.

Бүгенге көндә «райпо» ның нәрсә икәнен белүчеләр арасында, мөгаен, өлкән һәм урта буын вәкилләре генә бардыр. Күп районнарда боларның эзе дә калмады дисәк тә, ялгыш булмас.

«Татпотребсоюз»ның бүгенге хәле турында күргәзмәдә катнашучыларның фикерен дә белештек.

«Без Әлмәт районыннан килдек. Ипи, кондитер әйберләре, үлән чәйләре, лимонад эшлибез. Мин үзем ипи пешерү пекарнясында җитештерү мөдире булып эшлим. Коллектив бик әйбәт, бер зур гаилә кебек. Эш шартлары һәм эш хакы да яхшы безнең», — ди Нәфисә Закирова.

Әгерҗеләр дә авыл кибетләренең хәлен яхшы, дип бәяли. «Үзебез җитештергән продукцияне тиз арада кибетләргә таратабыз. Сатучыларның күбесе пенсия алды яшендәге кешеләр, яшьләр әзрәк шул», — ди сәүдә буенча рәис урынбасары.

«Без дә тулы күләмдә саклап кала алмадык „райпо“ кибетләрен. 120 кибеттән 20 се калды. Безнең коллектив көчле. Күбесе пенсия яшенә җитеп килә инде, яшьләр эшкә килми. Үстерергә, тырышырга кирәк. Менә без дәүләт ярдәме белән мини-пекарня ачарга җыенабыз», — дип белдерде Буа районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Ленар Камалов. Аның фикеренчә, зур сәүдә челтәрләренә конкурент була алмый бүгенге «райпо»лар. Болардан тыш Буада көз көне халыктан ярминкәләргә дип яшелчәләр җыела, макулатура җыю да һәм үзләренең җәмәгать туклану урыннары да бар.

Буа районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе сүзләренә караганда, «частник» ларга бармыйча «райпо» ны үз итеп килүчеләр әле дә байтак икән.

Татпотребсоюзның идарә рәисе Рашат Шәймәрданов үзенең чыгышында бик күп төрле саннарга, күрсәткечләргә тукталып үтте. Шул мәгълүматларга караганда, Татарстан кулланучылар берлеге үсә, ныгый. Татпотребсоюз системасындагы пунктларда терлек сую елдан ел арта гына бара. Халыктан сөт җыю, балык эшкәртү, колбаса җитештерү һәм башка шундый өлкәләрдә үтәлеш 100 проценттан да артык. Барысы да бик позитив рухта, алга бару гына күренә.

Әлки, Балтач, Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнары җитештергән продукциягә ярминкәләрдә зур ихтыяҗ барлыгы әйтелде. Халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшлисе эшләр күп икәне дә аңлашылды. Перспектив өлкәләрнең берсе буларак экспортны аерым билгеләп үтте идарә рәисе. «Аерым игътибарны товарның тышкы кыяфәте һәм аның маркировкасына бирергә кирәк. Хәләл — бүгенге көн бренды», — диде ул.

«Сәүдә челтәрләре вәкилләре безнең продукция белән танышты. Алга таба хезмәттәшлек итәрбез», — дип белдерде Татпотребсоюзның идарә рәисе Рашат Шәймәрданов.

Барысы да халык өчен, бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүче кешеләр өчен эшләнә. 2020 ел инновацион ел булырга тиеш, дип зур өметләр баглавын әйтте ул.

Татпотребсоюз советы рәисе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов аның 700 миллион сум инвестиция кертәчәкбез дигән сүзләре белән ризалашмавын әйтте. Бу аз сумма диде ул.

«Инвестицияләрне арттырып була. Мин 700 млн кирәк дидем, аны да бит төрлечә аңлап була. Үз акчаңны кертәсең, дәүләт ярдәме бар. Без үзебезгә 5 млрд сум итеп куйдык бурычны, Марат Готович әйткәнчә. Бу сумманың яртысыннан да ким итеп эшләргә ярамый. Эшли алмасак, инде артка китү булачак», — дип белдерде Рашат Шәймәрдәнов.

Тулы масштабта эшли торган элеккеге «райпо»лар бары 17 районда гына калган. Банкротка чыгып, милекләрен югалтканнары яисә кибетләре генә калганнары да күп икән. Хәзерге көндә «райпо» булмаганнарда яңа кооперативлар оештырыла. Бүгенге көндә республикада яңа оешкан 15 кооператив эшләп килә.

Югалтыласы югалтылды диптерме, юкка чыккан «райпо»лар турындагы сорауга рәис туры җавап бирмәде. Үткәндә булган чигенешләр белән бүгенге көннең көр рухын җимерәсе килмәде булса кирәк. «Минем максатым да шул — югалтканны кире кайтару. Менә шуның өстендә эшләргә кирәк хәзер. Югалту турында сүз дә булырга тиеш түгел», — ди Шәймәрдәнов.

Аның әйтүенчә, «райпо»ны район җирләренә кереп тулган зур сәүдә челтәрләре белән чагыштырырга кирәкми. Алар берни җитештерми, сата гына.

«Бүгенге көн кооперативлары күп тармаклы. Безгә җитештерү белән дә, халыкка хезмәт күрсәтү, ипи пешерү һәм җәмәгать туклану урыннары булдыру белән шөгыльләнергә кирәк», — диде үсеш булачагына ышаныч белдереп Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов.

«Татпотребсоюз шәхси хуҗалыклардан артта калырга тиеш түгел. Үсеш һәм булган резервларны кулланырга кирәк. Яңа кешеләр, яңа бурычлар, яңа төр алымнар гына системаны коткара. Боларсыз эшләп булмый. Казанда бит бүген Татпотребсоюзның бер генә кибете дә юк. Бу тауга менүме, әллә төшүме?» — дигән сорау куйды ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров.

«Яңа милли проектлар ярдәме белән кооперативларның саны артты бүген. Кооперативлар төзергә кирәк. Моны эшли алучы яхшы менеджрлар, лидерлар табарга кирәк.

Бүген нәрсә бар, шуны югалтмыйча үстерергә һәм аның тирәсенә эреле-ваклы төрле җитештерүчеләрне ныграк тупларга кирәк. Аларның үсү мөмкинлекләре әле бар. Элеккеге кебек меңләгән пайчылардан торган структуралар бик аз. Күбесендә оптимальләштерү, милек алмашу кебек процесслар да булды. Хәзер моңа тукталып торырга кирәкми. Булганнары һәм төрле программалар аша туган яңа структура белән эшләргә кирәк», — диде Марат Әхмәтов.

Җыелыш ахырында Марат Әхмәтов Татпотребсоюз рәисе советы вазифасыннан китүен белдерде. Бу урынга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бертавыштан сайланды.

«Яхшы» үткәннәргә нәтиҗә ясалды, алга таба эш планын күз аллап таралды халык. «Райпо» лар тагын да ныграк эшләргә, җитештерүне арттырырга, дип үз районнарына юл алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100