«Минем күзләрем генә юк» — Урамны эт күзләре аша күрүче Ләйсән күрмәүчеләр тормышын сөйли
Җитлекми туган балалар ретинопатиясе – күзләрнең җитди авыруы. Күпчелек очракта ул вакытыннан иртә туган балаларда күзәтелә. 26 яшьлек Ләйсән Гәрәевада да шундый авыру. Күрмәүче Ләйсәннең тормышы һәм аңа ярдәм итә торган Ярла кушаматлы эт белән «Казанские ведомости» хәбәрчесе танышып кайткан.
Казанда яшәүче Ләйсән Гәрәева бала чактан ук күрү буенча инвалид. Туганнары ярдәменнән башка шәһәрдә йөрү өчен ул эт алган. Ярла кушаматлы маэмай – күрмәүчеләргә ярдәм итү өчен махсус өйрәтелгән лабрадор. Ул ярдәмгә мохтаҗ кыз өчен чын дус та, ярдәмче дә. Аның ярдәмендә Ләйсән шәһәрдә мөстәкыйль йөри ала.
«Этне дәүләт бирә»
Ләйсәнгә диагнозны туганнан соң ук диярлек куйганнар. Шуңа күрә аның балалар бакчасы да, мәктәбе дә күрмәүчеләр өчен махсус урыннар булган. Кызның уң күзе яктылыкны күрә, предметларны абайлый, аларның рәвешен чамалый. Тик шулай да кызга ишетү аша дөньяга җайлашу җайлырак.
«Беркайчан да күрмәгән кешеләр хис-тойгылар, шул ук ис ярдәмендә дөньяга җайлаша. Без күрмәсәк тә, ниндидер башка чаралар, хис-кичерешләр аша тоябыз», – ди Ләйсән.
Ләйсән үзенең этен бала чакта ук алган. Балалар бакчасына аны автобуста йөрткәннәр. Шул вакытта алар йөргән транспортка овчаркалы күрмәүче кеше дә еш кергәли торган булган. Тукталышта берничә автобус торса да, махсус өйрәтелгән овчарка хуҗасын һәрвакыт кирәкле автобуска алып кергән.
«Эт белән миңа җиңелрәк булачагын аңладым. Якыннарым да эт белән яшәүнең җиңелрәк булуын кабул итте. Каядыр бару өчен бәйлелек бетә. Башта этне сатып алырга тәкъдим иткәннәр иде, ләкин дәүләт аны бушлай бирә. Мин дә аны бушлай алдым», – дип сөйләде Ләйсән.
«Ярла – урамда минем күзләрем»
Күрмәүчеләрне йөртә торган этләр хуҗасы йөри торган 40 маршрутны исендә калдыра ала икән. Узып китү өчен кыен урыннарны хәтерләп калдыра, күрмәүченең кулыннан төшеп киткән таякны яки башка әйберләрне хуҗасына алып бирә.
«Ярла – урамда минем күзләрем. Ул миңа бүтән кешеләр ярдәменнән башка яшәргә мөмкинлек бирүче дустым. Ул машина астына керүдән дә саклап кала, депрессиягә бирелмәскә дә ярдәм итә. Ә өйдә ул шук маэмай. Әмма аның муенына күкрәген һәм аркасын уратып алган шлейка киертүгә, эт үзгәрә. Ягъни аның өчен шлейка – эш», – дип сөйли этнең хуҗасы.
«Нигә автобуска эт белән кердең?»
Эте булганчы, Ләйсән якыннары белән яки таксида йөри торган булган. Хәзер ул Ярла белән теләсә кая барып җитә ала.
Әмма шәһәр халкы күрмәүчеләргә ярдәм итә торган этләрнең нинди булуын аңлап бетерми. Кыз шундый вакыйгаларның берсен сөйләп узды. Ул вакытта автобус пассажирлары эткә борынлык кидертмәгән өчен ризасызлык белдергән. Башка төрле сораулар бирүчеләр дә булган.
«Бер тапкыр хәтта нигә эт белән автобуска кердең, дип сорадылар. Янәсе, минем этем булганга мин җәяү йөрергә тиеш. Аннары эткә борынлык кидертмәгән өчен кисәтү ясадылар. Мин этнең күрмәүчеләрне йөртә торган булуы, андый этләргә борынлык кирәк булмавы турында аңлатам. Юк, ул зур, ди. Өченче тапкырга торып бастым, эткә «рядом» командасы бирдем. Аннары таякны җиргә ташладым да, Ярла аны миңа алып бирде. «Ничек эшләсен ул аны намордникта?» - дим. Шуның белән диалог бетте», – дип сөйләде Ләйсән.
«Күрүчеләр күрмәүчеләрне күрми»
Ләйсән сүзләренчә, аны бөтен җәмәгать урыннарына да эт белән кертмиләр. Мисал өчен, Ләйсәнне Ярла белән бергә Зур концерт залына кертмиләр икән. Ә Россиядә «Инвалидлыгы булган кешеләрне социаль яклау турында»гы канун буенча, күрмәүче кешеләр үзләренең юл күрсәтүче этләре белән социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларында тоткарлыксыз йөри ала.
«Мин анда эт белән ике тапкыр эләктем. Безгә администратор чыкты һәм этләр белән керергә ярамаганлыгы турында әйтте. «Ул күрмәүчене йөртүче, закон буенча аның белән керергә ярый», – дип әйттем. «Юк, бездә келәмнәр җәелгән, без аны залга кертмибез», – ди. Нәтиҗәдә, аны чишенү бүлмәсендә калдырдык, гәрчә аңа махсус, ябык урын бүлеп бирергә тиеш булсалар да. Ә гардеробныйда ул антракт вакытында күпләрнең игътибарын җәлеп итте, анда аны һәркем тотып, сыйпап карады. Шуңа күрә консерваториягә берничек тә кереп булмый», – ди Ләйсән.
Бүгенге көндә күрмәүче кешеләр аларны күрмәүләре белән күбрәк очраша, ди Ләйсән.
«Әйтик, сез шәһәр буйлап барасыз, адаштыгыз, ди. Нинди нәтиҗәгә киләсез: туктарга һәм кемнедер табарга. Кая да булса чыгарга булышырга, аңлатырга, юл күрсәтергә булышучы кирәк. Күптән түгел мин юл аркылы чыгарга булышсын өчен ун минут буе кеше эзләп басып тордым. Кайвакыт үзем генә юлны аркылы чыгарга куркам», – ди ул.
Элегрәк кыз кайда баруын урамда узып баручылардан сорарга еш кына кыенсына торган булган. Ә хәзер ул һәркем янына барып, юлны сорый ала.
«Минем күзләрем генә юк»
Хәзерге вакытта Казанда яшәүче күрмәүчеләр өчен тавыш чыгара торган светофорларның аз булуы зур проблема икән. Еш кына автобусларда информаторларны да сүндерәләр, ди.
«Бер карасаң, безнең төбәктәге транспортка «акыллы шәһәр» системасы кертү авырмы инде? Бу система ярдәмендә тукталышка нинди автобус килгәнен, аның кайсы ноктадан кая хәтле баруын ишетеп белеп була», – дип уйлары белән бүлеште тумыштан күрмәүче Ләйсән Гәрәева.
Ләйсән үз тормышыннан зарланмый. Хәлләрен дә начар дип санамый. «Минем күзләрем генә юк», – ди кыз. Ул махсус программалар ярдәмендә телефон, компьютер, хәрәкәт итүгә ярдәм итүче чаралар куллана. Кызга пенсия түлиләр. Барлык түләүләрне кертеп санасаң, 17800 сум тирәсе пенсия чыга. Ә этенә бер елга 26580 сум бирәләр икән. Әлеге сумма ветеринария хезмәте күрсәтүгә, хайван ризыгына, прививкаларга исәпләнгән. Ләйсән бу акчаларны җитәрлек дип саный, чөнки ул ялгызы гына тормый.
«Мин күрмим, минем барысы да начар, мине кызганыгыз, дип яшәүдән ни файда? Кулларым, аякларым бар, йөрим, хәрәкәтләнәм, миңа караганда начаррак хәлдәге кешеләр дә бар», – дип уртаклашты Ләйсән.
Шахерезада Корбанова
Алёна Низамова тәрҗемәсе