Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем күзем шар булды» – Рифат Зарипов Мөслимдә Картлар йортында концерт куйган

news_top_970_100
«Минем күзем шар булды» – Рифат Зарипов Мөслимдә Картлар йортында концерт куйган
"Татар-информ" архивы

Рифат Зарипов Мөслимгә концерт куярга барган. Шул көнне ул, иртәрәк килеп, Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә дә җырларын бүләк иткән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Видеода күренгәнчә, биредә яшәүче әби-бабайлар, хезмәткәрләр концерт карап утыра. Кайберләре кул чабып утыра, икенчеләре «үз дөньяларында», ә бер бабай елый.

Бу видеоны караучылар бабайга кушылып елаган. «Бабайның елаганын күреп күңел тулды. Аллаһ аларга җиңеллек бирсен, күңелләре шат булсын», «И җанашым, бер бабай елап утыра», «Минем күзем шар булды. Шулкадәр ялгыз картлар монда. Балалары юк микәнни берсенең дә?», «Нинди матур әби-бабайлар. Ник алар монда?» – дип аптырашкан халык.

Рифат Зариповның бу адымын иҗатташ дуслары Данир Сабиров, Айдар Тимербаев, Алмаз Мирзаянов, Әбри Хәбриев һәм күпсанлы язылучылары да хуплаган.

«Нинди генә язмышлы кешеләр юк. Шушы язмыш тарафыннан кыерсытылган апа-абыйларның күңелен күргән өчен үзеңне Ходай зурласын», «Бик зур рәхмәт, сиңа, Рифат! Өлкәннәрне зурлап, аларга күңел күтәренкелеге бүләк иткәнең өчен», – дип рәхмәт сүзләре язганнар җырчыга.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100